САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Петровка Завод балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына КВН ярышы үтте

Юл иминлеген тәэмин итү буенча район программасы нигезендә балаларга белем биру оешмаларында күп төрле чаралар үткәрелеп тора. 7 декабрьдә Петровка Завод авылы балалар бакчасында аның чираттагысы үтте. Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре белгечләре арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН) ярышы оештырылды. Балалар, 2 командага бүленеп, көч сынаштылар. Юл билгеләрен белү,...

Юл иминлеген тәэмин итү буенча район программасы нигезендә балаларга белем биру оешмаларында күп төрле чаралар үткәрелеп тора. 7 декабрьдә Петровка Завод авылы балалар бакчасында аның чираттагысы үтте. Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре белгечләре арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН) ярышы оештырылды. Балалар, 2 командага бүленеп, көч сынаштылар. Юл билгеләрен белү, юл хәрәкәтендә очрый торган хәлләрне чишү, юл билгеләрен җыю, капитаннар конкурсы, өй эше кебек махсус биремнәрне балалар зур кызыксыну белән чиштеләр. Ярыш барышында музыкаль паузалар - юл һәм иминлек темасына багышланган җырлар яңгырап торды. Петровка Завод балалар бакчасында программа нигезендә 2016 елда Республика ЮХИДИ идарәсе тарафыннан махсус автокласс булдырылды. Уздырылган чара шуның ярдәмендә үткәрелде. Балаларга бүләккә махсус уеннар һәм яктырткыч беләзекләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев