САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Ни өчен Соль-Илецкига татарлар агыла? Соль-Илецкига сәяхәт?

Соңгы елларда "Ял итәргә кая барасыз" дигән сорауга Татарстанда "тоз күленә барабыз" дип җавап кайтарулар ешайды. Каян гына йөрмиләр Оренбург өлкәсендәге бу күлгә! Әмма татарлар аны Соль-Илецкины аеруча үз итте, "тоз күле" дигән атама да уйлап тапты. Соль Илецкида булып кайткан “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе “Интертат” укучыларына шәһәргә бару, тору турында, тозлы күлләрнең үзенчәлекләре хакында фикерләрен һәм шәхси киңәшләрен тәкъдим итә

  • Казахстаннан ерак түгел Оренбург өлкәсендә урнашкан Соль-Илецк курорт-шәһәре үзенең дәвалы ләмнәре һәм тозлы күлләре белән дан тота. Аны халык телендә юкка гына Россиянең “үле диңгез”е дип йөртмиләр. Чыннан да, галимнәр сүзләренчә, тозлы күлләрнең Гарәбстан ярымутравында урнашкан Үле диңгезнең аналогы булып санала.
  • Соль-Илецкида 27 меңгә якын кеше яши, 55 проценты - руслар, 25 проценты - казахлар, 9 проценты - татарлар. 

 

Соль-Илецк шәһәре турында күзәтүләрем

Оренбург өлкәсенә килеп кирү белән саргайган үләннәр, агач-куаклар, корылык һәм дала күзгә бәрелә. Ә Соль-Илецк шәһәре кырмыска күчен хәтерләтә. Кайда яшәрмен икән дип кайгырам димә, шәһәргә керергә берничә чакрым кала барлык уңайлыклары булган йортлар тәкъдим итәләр. Мин танышларыбыз тәкъдим иткән Роза һәм Җомагали Шәриповлар йортына юл тоттым.

Йорт эче 7-8 бүлмәләргә бүленгән, һәр бүлмә өч-дүрт түшәк, бер зур өстәл белән җиһазланган. Чиста, урын-җир уңайлы. Аш-су пешерү өчен аерым бүлмә, газ, су, суыткыч, табак-савыт, душ, мунча – ни кирәк, бары да бар. Тозлы күлләргә дә ерак түгел, нибары 10 минут җәяү атлыйсы!

Әлеге шәһәргә елдан-ел сәламәтлекне ныгыту һәм ял итү өчен бер ярым миллионнан артык кеше килә. Соль-Илецк – курорт-шәһәр булып санала. Әмма мин аны шәһәр тибындагы бистә дип кенә атар идем. Гомумән, монда бик тыныч, килүчеләрне борчучы-кимсетүче юк, шәһәр халкы кунакчыл. Шәһәрнең мәчете дә бар: монда һәрвакыт азан тавышы ишетелеп тора. Мәчет 1982 елда җирле мөселман халкы тарафыннан төзелә, хәзерге вакытта мәчетнең имам-мөхтәсибе казах кешесе Аманжол хәзрәт Кахимбаев. Ерак түгел чиркәү дә урнашкан. Шәһәр халкы өчен бары берничә өлкәдә генә эш бар: рудник, юл төзү һәм горгаз. Шәһәрнең заводлары ябылып беткән. Мондагы шәһәр халкы өйләренә кеше кертә – бу отышлы да. Бакча тотуыңа караганда кеше тотуың кулайрак. Бакчаңда берни дә үсә алмас иде. Мондагы климат та үзенчәлекле: кышын – 40 °С булса, җәен быел +47 °С тәшкил иткән. Гадәти температура + 25 °С  алып + 30 °С  чамасы. Яңгырлар яумый диярлек.

Соль-Илецкига үзеңнең машинаң белән килү отышлырак дип уйлыйм, чөнки барганда да, кайтканда да күпме кирәк әйбереңне алып була. Тагын бер киңәш: навигатор белән барсаң, тизрәк һәм бернинди адашуларсыз килеп җитәсең. Шулай ук автобус белән дә килүчеләр байтак. Чагыштыру өчен: Казаннан машина белән Соль-Илецкига кадәр 9-10 сәгать барасы, ә автобус белән 12-14 сәгать. Бер автобус билеты бәясе 1100 сумнан башлана.

Соль-Илецкида яшәү күпмегә чыга?

 

 

Күлләрдән ерак түгел йортта яшәү бер кешегә 350-500 сумга төшә. Кунакханәләрдә барлык уңайлыклары, кондиционеры булган ике кешелек номер 1500-2000 сум тора. Йорт тирәсендә машина өчен парковка 100-200 сум, әмма кайбер хуҗалар акча алмаска да мөмкин. Мунча өчен аерым түләнелә, бер кешегә 100 сум.

Соль-Илецкиның тозлы күлләре

Соль-Илецкиның төп байлыгы – тозлы күлләр. Алар барлыгы җидәү. Һәрберсенең үзенә генә хас химик составы, организмга файдалы матдәләре бар. Бу урында аерым тукталасым килә.

Развал күле.Развал күле Тоз-түбә тавында тоз чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килә. Галимнәр фикеренчә, Развал күле Израильдәге Үле диңгезнең аналогы булып санала. Чагыштыру өчен: Развал күлендәге тоз концентрациясе 320-340 г/л, Үле диңгезнең тоз концентрациясе 315 г/л. Шуңа күрә Соль-Илецк күлләрендә бернинди дә үсемлек үсми, ә кышын алар бөтенләй дә катмый. Җәйге вакытта күл төбендә җылылык таралмый – бу күлнең үзенчәлекле физик-химик составыннан һәм су агымының булмавыннан тора. Күлнең максималь тирәнлеге 18 м, шуңа да карамастан, күпме генә тырышсаң да, күлдә батып булмый!

Дунино күле. Дунино күлен икенче төрле Бромлы күл дип тә йөртәләр, чөнки күлнең составында бром концентрациясе күп. Күл тирән түгел – 3 м чамасы гына. Бромлы күл кешенең иммун һәм нерв системаларын дәвалый. Күлнең бер өлешендә ләм дә бар. Ләм тирене яшәртә, ул буыннарга, умыртка баганасына, ашказаны-эчәклек трактына файдалы.

Дунино күленең концентрациясе Голодные воронкиһәм Новоекүлләре белән охшаш. Әмма Новое күлекоену өчен яраксыз, шуңа да аны күлләр рәтенә кертмәс идем. 

Голодные воронки күле. Әлеге күл тоз чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ул шулай ук тозлы, тирән түгел. Гипертониклар һәм ашказаны-эчәклек тракты авырулары өчен файдалы.

Тозлы күле. Тозлы күле барлык күлләрдән дә элегрәк барлыкка килгән. Җәй көне ул 60 градуска кадәр җылына ала, шуңа күрә дә әлеге күл кайнар дәвалау чыганагы булып тора.

Тозлы күлдән ерак түгел ләмле күлурнашкан. Аның тирәнлеге 2 м тәшкил итә. Ләмнәр буыннарга, тире капламынарына, умыртка баганасы авыруларына файдалы. Шулай ук ләмнәрне тирене яшәртү һәм тигезләтү өчен файдаланалар.

Кечкенә шәһәр күле.Шәһәр күленең тирәнлеге 15 м, аның составында бары тик 2,6 г/л гына тоз бар. Ул минераль күл булып санала. Ион составы буенча ул Каспик диңгезеннән ким тормый.

Зур шәһәр күле.Зур шәһәр күленең тирәнлеге 12 м, суы төче. Ул коену өчен кулланыла.

Соль-Илецк халкы сүзләренчә, монда кешене тозлы күлләр генә түгел, ә шәһәрнең коры дала климаты да дәвалый.

Гомумән, тозлы күлләрдә гади ысул белән йөзеп булмый – су үзеннән-үзе сине калкытып чыгара. Күлдә вертикаль килеш тә калып була, ятып кына да торырга мөмкин. Тик бик сакчыл булырга кирәк, ялгыш борылып, йөзтүбән суга каплануың бар. Авыз-борыннарыңа, күзләреңә тоз керсә, бер дә рәхәт түгел. Күлдән чыгып, яр башында кызынып ятсаң, тәнне шундук тоз катламы каплый. Кайбер кешеләр баштанаяк ләм сылап, Африка негрларыннан да карарак була.

Чатыр астында кафелар, тамак ялгап алу урыннары тезелеп киткән. Ял итәргә килүчеләр үзбәк, казах, кавказ милли ашларыннан бик теләп авыз итә. Бер порциясе 180 сум.

Тозлы күлләр янында гына базар урнашкан. Җаның ни тели, шул бар. Кибеттә Казандагы кебек бәяләр, ә менә базардагы әйберләр: шәлләр, сөлгеләр, бияләйләр, яулыклар, күлмәкләр һ.б. бик арзан бәядән сатыла.

Ни өчен Соль-Илецкига татарлар агыла?

Ни гаҗәп, Соль-Илецкиның урамнарыннан йөргәндә гел татар сөйләме ишетелеп тора, үзеңне Татарстанда йөргән кебек хис итәсең, чын-чынлап! Кичке дискәтүкләргә чыккан идем, анда да татар җырлары яңгырады. Монда кайсы җырчыларның популяр булганын да әйтә алам: Хәния Фәрхи, Фирдүс Тямаев һәм Элвин Грей. Иҗатны үстерү үзәгендә бөтенләй татар артистларының афишалары тезелеп киткән: Ринат Рахматуллин, Илсөя Бәдретдинова һәм Алсу-Азат Фазлыевлар. Соль-Илецк татарлар шәһәренә әйләнеп барамы әллә? Бу сорауны мин яшәгән йортымның хуҗабикәсенә бирдем.

“Соль-Илецк татарлардан кала, башкортлар, удмуртлар, казахлар һәм русларның яратып килә торган урыны. Безгә төрле милләт кешеләре килә. Беркемне дә кысрыкламыйбыз, бик тату яшибез. Моның бернинди дә сере юк дип уйлыйм, чөнки кешеләр бирегә дәвалану өчен, файдасын күрү өчен килә. Әйтик, совет чорында бу кадәр кеше килми иде, соңгы елларда халык монда күпләп агыла башлады. Әмма совет чорында ук Соль-Илецкига кешеләр йөрде, чөнки тозлы күлләргә керү ирекле, киртәләр юк иде”, - дип сөйләде Роза ханым.

Реклама

Тозлы күлләргә су буе чиратта тормыйча гына кереп буламы?

Хәзерге вакытта тозлы күлләр киртәләр белән уратып алынган, болай гына эләгәм димә – керү катгый акча түләп кенә. Акча дигәннән, эш көннәрендә керү 150 сум тора, ә ял көннәрендә 250 сум акчаңны түләргә әзер бул! Кичке сәг 21:00 – 22:00 кадәр күлләргә бушка кереп чыгарга мөмкинлек бар иде, күрәмсең, администрация пенсионер абый-апаларның кичләрен күпләп килүен сизеп алган – берничә көннән соң ул да бетерелде, керү 100 сумга әйләнде дә куйды!

Әмма тагын бер уңайсыз ягы бар: билет алу өчен нибары ике-өч касса гына эшли. Дөрес, икенче яктан керү өчен дә касса бар, әмма аңа кадәр машина белән барырга кирәк, җәяүлегә юл ерак. Бу коточкыч аз! Уйлап карагыз, ике касса һәм чиратта меңәрләгән халык. Көндезге якта билет алу өчен дә ярты гомерең үтә – бер-ике сәгатеңне сарыф итәргә туры килер. Башка вариант та бар, анысы соңыннан гына башка килде, билетны иртәдән үк килеп тә алып куярга мөмкин. Аннары тыныч күңел белән кайтып, йокыңны туйдырып, иртәнге ашыңны ашап киләсең. Касса сәг 8:00 ачыла, сәг 22:00 ябыла. Билетны иртәгесе көнгә алдан алып куеп булмый.

Ял вакытында булган фаҗига

Ял вакытында һава торышын тагын бер кат күзәтеп барырга киңәш итәм. Шәхсән үзем, һәркөнне кич белән иртәгә нинди һава торышы булачагын карап бардым. 18 июльнең яңгырлы һәм яшенле көн булачагы алдан ук билгеле иде. Бу хәбәрне икенче көннең иртәсендә генә белдем, аны миңа Роза ханым хәбәр итте. Хәтерләсәгез, Минзәлә шәһәреннән әти-әнисе белән Соль-Илецкига ялга килгән13 яшьлек Юра исемле егетне яшен сугып үтерде. Иртүк көн матур, аяз иде. Гадәттәгечә, тозлы күлләргә бардык. Тик төштән соң куе-куе кара болытлар якынлаша башлады. Яшен яшьнәгәне аермачык күренә иде. Без чыгу ягына таба атладык. Алма төшәрлек тә урын юк – халык шулкадәр күп, шул бер тизлектә чыкканчы барасың, чөнки синең кебек чыгарга ашыгучылар күп. Чыкканда, кергәндәге кебек, шулай ук берәмтекләп чыгасы... Болай булгач, чыгып өлгерә алырбызмы дип котым очты. Бәхеткә каршы, керү ягындагы бер зур капканы ачтылар, халык төркеме белән чыгып киттек. Шунысы гаҗәпкә калдырды: болытлар ике яктан да якынлаша, яшен яшьни – ә кайберәүләре күлләрдән чыгарга бер дә ашыкмады. Алай гына да түгел, чыгып барганда, кереп кенә баручыларга шаккаттым! Бернинди яшен дә, яңгыр да киртә түгел икән безнең халыкка. Өйгә кайтып барганда болытлар инде килеп җиткән иде: яшеннәр яшьнәп, бик каты күк күкрәде. Менә шулвакыт, күлләрдә калган барлык кеше дә исән-сау микән дип уйлап куйдым. Аннары чиләкләп яңгыр койды. Бик озак яуды ул. Хуҗабикәм Роза ханым сүзләренчә, мондый көчле яңгыр әле бу сезонда беренче тапкыр гына яуган. Икенче көнне көн кояшлы, җылы булды. Күл буйлары яңгырдан соң бераз пычрак иде. Бу турыда халык кына сөйләште, бернинди чәчәкләр һ.б. куелмады, әйтерсең, кичә бернәрсә дә булмаган иде.

Тозлы күлләр кемнеке?

Хәзерге вакытта Соль-Илецкидагы тозлы күлләрнең кемнеке икәне билгесез. Алай да, һәркөнне миллионлаган халыктан йөз иллешәр сум җыела тора. Бу акчалар кемгә яки нәрсәгә китә соң? Хәер, “нәрсәгә” дигән сүз урынсыздыр, чөнки игътибар белән күзәтсәң, күлләрнең тирә-ягының каралмаганына тап буласың, территориясе һаман да шул совет чорыннан калгандыр – торамы тора! Күл тирәсендә уңайлыклар шуның кадәр генә: кояштан каплану өчен кулчатырлар, кызыныр өчен ятаклар бармак белән генә санарлык, тозлы күлләр янында бөтенләй язма такталар куелмаган, кайсы күлгә килдем икән дип аптырап каласың, тәртип урнаштырылмаган... Ә күлләргә бара торган шәһәр юлларын бөтенләй ташка үлчим.

Алай да, сынап карарга булдым: керү ягындагы сакчылардан күлләрнең тирә-ягы ни өчен мондый хәлдә икәнен сораштым. Алар, җаваптан качып, “Вы ещё нам, приезжие, указывать будете?” - дип кырт кисте.

Роза ханым сөйләвенчә, шәһәр халкына бу турыда берни дә мәгълүм түгел. “Күлләр территориясе кемгә караганын беркем дә белми. Имеш-мимешләр күп йөрде. Берәр частниктыр инде”, – ди ул. Әле 2010 елга кадәр тозлы күлләргә керү бөтенләй бушка булган, кайсыдыр елларда гына түләүле булып алган. 2011 елдан тулаем түләүлегә күчкән. “Күлләр тирәсе тотылмаган, түләүсез вакытта бер татар кешесе күлләр территориясе янында парк та ясаттырган иде. Тик аңа эшләргә бирмәделәр, паркны ябып куеп, күлләрне киртәләр белән әйләндереп алдылар да, түләүле керү ясадылар. Баштан илле генә сум иде, аннары бәясен күтәрделәр”, - дип сөйләде Роза ханым. Моннан чыгып, табигать байлыгыннан файдаланып кемдер үзенә акча эшли дип әйтсәң була.

Соль-Илецкига кайчан килсәң отышлы?

Тозлы күлләрдә коенуның сезоны елның нинди булуына карап билгеләнелә. Әйтик, быел июнь ае салкын булды, коену сезоны июль аенда башланган. Һава торышы җылы булса, көз айларында да коеналар икән. Алдан һава торышын күзәтеп барырга кирәк.

Тозлы күлләргә кемнәргә керү тыела?

1.     Кечкенә балаларга

2.     Йөкле хатыннарга

3.     Тозлы күлләрдә төрле тире авырулары, эчке органнарда һәм терәк-хәрәкәт системасында авырулары булган кешеләргә

4.     Онкология һәм йөрәк авырулары булган кешеләргә

5.     Шулай ук тозлы күл суы тәндәге кечкенә генә җәрәхәтне дә бик каты әчеттерә. Бу очракта лейкопластырь файдаланырга кирәк.

Тозлы күлләрдә коенганда файдалы киңәшләр

1.     Тозлы күлләрдә 20 минуттан да күбрәк коенырга ярамый.

2.     Тозлы күлләрдә сәг 8:00 – 11:00 кадәр һәм сәг 17:00 – 22:00 кадәр коенырга киңәш ителә.

3.     Тозлы күлдә коенганда спиртлы эчемлекләрне кулланырга ярамый, чөнки тозлы күлдә коенуның дәвасы булмаячак.

4.     Кояшлы һәм һава ванналарында, тозлы, минераль, ләмле күлләрдә коеныр алдыннан табиблардан рөхсәт алу зарур.

  • Бу мәкалә дәвалану өчен инструкция түгел. Дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшегез.

Тоз күлләрендә нинди авыруларны дәвалап була, кемнәргә дәвалану тыелган?

Тире авырулар - дерматит, экзема, псориаз;
Сөяк сынудан калган өзлегүләр, буыннар сызлавы,  ревматиз, остеоартрит, остеартроз, остеохондроз, остеомиелиты, шпора;
Нерв системасы авырулары;
Җенес органнары авырулары;
ДЦП;
Операцияләрдән соң калган өзлегүләр;
Тромбофлебит.

Нинди авырлуар вакытында тоз күлләренә барырга ярамый:
Курортка бару тыелган гомуми очраклар (шеш, кан китү, инфекцияләр, венерик, психик авырулар, авыруларның көчәйгән чагы);
Туберкулез;
Нефрит, бөер авырулары;
Гипотиреоз, шикәр диабеты;
Йөрәк-кан системасы авырулары;
Гипертония.

Россиядәге тозлы күлләр

Россиядә тозлы күлләр шактый. Аларга да кешеләр ял итәргә һәм дәваланырга йөри.

Баскунчак Әстерхан өлкәсендә урнашкан. Россиянең 80 процент тозы биредә табыла. Тозлылык - 300 процент. 

Эльтон Волгоград өлкәсендә урнашкан. Тозлылык 200-500 процент.

Чаны - Новосибирск өлкәсендә. Бу күлдә туристлар сирәк күренеш, чөнки күл зур булу сәбәпле, зур дулкыннар чыга.

Булухта Волгоград өлкәсендәге күл. Ярлары сазлыклы булу сәбәпле, ял итү кыенлыклар тудыра.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/toz-k-len-s-yakh-t-sol-iletskiny-tozly-k-ll-re-ozyn-ozyn-chiratlar-tatarcha-diskotekalar-m-kh-niya-f/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев