Наратасты авылындагы Купи чишмәсенә тамга-билге урнаштырылды

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көнгә туры китереп, Сарман районының Наратасты авылындагы Купи чишмәсенә тамга-билге урнаштырылды.

“Купи чишмәсе” дигән язу – Сарман ягыннан кыр юлы аша килгәндә, уң яктагы наратлыкны чыгып җиткән урында. Сиксән өч яшендә арабыздан китеп барган Прокофий (Купи) Карповның Зәйдә яшәүче кызы Катя белән кияве Геннадий ясатып алып кайткан бу язу-билгене, Купи дәдәйнең улы Михаил, кияве Алексей, кода-кодачалары, туганнары җыйнаулашып, чишмәгә төшә торган урынга кагып куйдылар. Әлеге олы вакыйгада Купи дәдәй белән алты бала тәрбияләп үстергән, бергә алты дистә елга якын гомер кичергән, аны соңгы көннәренә кадәр сабый баладай кадерләп караган карчыгы Татый түти дә катнашты.
Үзенең йөгерек салкын суы белән, ничәмә-ничә еллар буе авыл халкын тәэмин итеп торган чишмәгә Купи исеме бирелүнең үз сәбәбе бар. 1933 елда туган Прокофий Карпов, әле үз балалары бәләкәй чагында ук, тау астыннан ургыган бу чишмәне табып, чистартып һәм карап тора. Ул олыгая төшкәч, аның бу игелекле эшен улы Михаил дәвам иттерә. Михаилга ярдәмгә, төпчек сеңелләре Иринаның ире Алексей һәм башкалар да килә. Туганнарның уртак көче белән, соңгы берничә елда бу чишмәгә тимер улаклар көйләнеп, чишмә өсте түбә белән капланды. Янәшәсендә миләш куаклары үсеп утырган чишмә янында, узган елны бик матур итеп беседка да ясап куйды алар.
Бу авылга юлы төшүчеләр дә, бирегә җиләк һәм гөмбә җыярга, Игәнә елгасына балык тотарга килүчеләр дә Купи чишмәсенә тукталмыйча, аның көмеш суыннан авыз итмичә китмәсләрдер, мөгаен", - дип хәбәр итте безгә Фирая Моратова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар