САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Музейлар турында кызыклы фактлар

 Халык иң күп йөри торган музей – Франциянең Лувры. Анда ел саен 9 миллион кеше килеп китә. Ул мәйданы ягыннан да иң зур музей булып тора – 58470 квадрат метр мәйдан били

Россиянең иң зур музее – Эрмитаж. 1764 елда нигез салынган 
бу музейда 3 миллионнан артык экспонат саклана. Аның барлык залларын, тукталып тормыйча, әйләнеп чыгу өчен 12,5 сәгать вакыт кирәк.

Иң борынгы музей – Римда урнашкан Капитолия музее. Аңа 1471 елда  нигез салынган.

Хорватиянең Загреб шәһәрендә “ватылган йөрәкләр” музее бар.

Литваның Биетай авылы иң кечкенә музей белән данлыклы – ул иске имән агачы куышында урнашкан. 

Япониядә кар бөртекләре музее бар. Билгеле ки, андагы экспонатлар бер-берсен кабатламый, чөнки бер төрле кар бөртекләре булмый. 
 

Германиядә ялган музее бар. Анда Сталин швабрасы, “Титаник”тан алынган радио, Гитлер мыегы һәм башкалар бар. Билгеле инде, алар барысы да – ялган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев