САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мошенниклар корбаны булмас өчен, нәрсәләрне белергә кирәк соң?

– Хастаханәдән шалтыратып, Сезнең анализларыгызның начар булуы һәм кыйммәтле дарулар кирәк булачагын хәбәр итсәләр, бу – бик шикле хәбәр. Бер табиб та, шалтыратып, медицина серен телефон аша хәбәр итмәячәк. Нинди дә булса авыру очрагы ачыкланса, пациентның үзен хастаханәгә чакырачаклар.

– Шалтыратып, балагызга яки оныгыгызга Сезнең ярдәм кирәк, дисәләр, полиция хезмәткәренә ришвәт бирүне тәкъдим итсәләр, иң элек “бәлага тарыган якыныгызга” шалтыратып, аның хәлен белешегез. – Йортыгызга таныш түгел затларны кертмәгез. Оешма хезмәткәрләренең, телефоннан сөйләшкәндә дә, исемфамилияләрен сорагыз, ниндидер мәгълүмат биргәнче, тиешле җирдән алар турында белешегез. Болар хакында хәбәр иткәч, гадәттә, шуның белән әңгәмә төгәлләнә. – Интернет аша нәрсә дә булса аласы булсагыз, товарыгызның кайтачагына тулы гарантия булмыйча, алдан акча түләмәгез. Моны күрешкәч эшләү хәерле. – Берәр якыныгыз, эчүчелек, наркотиклар куллану буенча куркынычлылык төркемендә исәптә торса һәм берьялгызы яшәсә, аның белән даими элемтәдә торыгыз, күршеләре белән танышыгыз. – Таныш булмаган кешеләрнең соравы буенча, төрле исәп счетларына, мобиль телефонга акча күчермәгез. Бу – 100 процент очракта мошенниклар. Мошенниклык һәм урлашу фактлары буенча нәрсә дә булса белсәгез, күрсәгез, район эчке эшләр бүлегенә 2-47-30, 2-49-02 яки 02 телефон номерлары аша хәбәр итүегез сорала! Сак булыгыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев