САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Матбугат үзәге алмагачлары райондашларны да җилкендерде

Матбугат үзәге янында төшерелгән фотолар безнең укучыларыбызны битараф калдырмагандыр. Сайтка аларны куеп, озак та үтмәде, Сарманда яшәп иҗат итүче актив хәбәрчебез Айсылу Кәлимуллинадан табадан яңа “төшкән” шигырь килеп тә иреште.

 Аның иҗат җимешен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, кадерле дуслар, һәм сездән яңаларын көтәбез. 
Күңел табигатькә омтыла, 
Дөнья мәшәкате онытыла. 
Сулап туеп булмый исләрен, 
Карап туеп булмый үзләрен. 
Шау чәчәктә бакча-урамнар, 
Сихри серлелеккә тулганнар. 
Алмагачлар, шомырт, чияләр: 
Хуш ис бөркеп, башын ияләр.
Ап-ак булып таҗлар тулышкан, 
Чәчкә исе килә сулыштан. 
Саф табигать шифа тарата, 
Күңел шушы чорны ярата. 
Сихри ташкын ага җаныма, 
Сокланамын, карап барына. 
Әй, табигать, илһам учагым, 
Ләззәт алам, җәеп кочагым.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X