САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котладылар

Яшерен-батырын түгел, юл йөрү кагыйдәсен бозмаган очракта да, машина йөртүчеләр ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрүгә сагаялар.

Бүген узган акция барышында да сизелде бу. Бүген, Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә, районның юл иминлеге сакчылары, машина йөртүчеләрне туктатып, бәйрәм белән тәбрикләделәр, юлларда имин йөрүләрен теләделәр.
- Юлларда сак йөрегез, Яңа ел бары сөенеч-шатлык китерсен, - диделәр инспекторлар Рамис Сафин белән Илнур Шәрипов.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова руль артында йөрүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар һәм буклетлар тапшырды, үзләренең дә, җәяү йөргән якыннарының да имин булуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев