САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Марат Әхмәтов районның крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлекләре белән танышты

Кичә - 6 февральдә районга эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.

Ул Азалак авылында Илдар Закировның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Хуҗалыкта бүгенге көндә 131 мөгезле эре терлек асрала, аларның 30 ы – савым сыерлар. 2012 елда – 1 миллион, 2019 елда 4763 мең сумлык грант алган. Аларны ферма төзү, мөгезле эре терлек, трактор сатып алу өчен файдаланган. Хуҗалыкның шулай ук авыл хуҗалыгы җирләре бар. Марат Готыф улы терлекләрнең яңартылышы, сөтне тапшыру бәяләре, проблемалары, киләчәккә планнары турында кызыксынды.
Шушында ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов кыскача районда авыл хуҗалыгының торышы, кече эшмәкәрлекне үстерү буенча башкарылган эшләр белән таныштырды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев