САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

"Ләйсән" балалар бакчасында киңәшмә үтте

22 август көнне "Ләйсән"балалар бакчасында авыл тәрбиячеләре өчен секцион август киңәшмәсе узды. Безгә 22 авылдан яшь һәм тәҗрибәле тәрбиячеләр җыелды. Семинарны бакча мөдире Газимова Лилия Рәис кызы башлап җибәрде, ул киләсе уку елында барлык педагогларга да уңышлар теләде, аннары сүз мәгариф бүлегеннән Гарипова Зөлфия Шакирҗан кызына бирелде. Зөлфия Шакирзяновна узган...

22 август көнне "Ләйсән"балалар бакчасында авыл тәрбиячеләре өчен секцион август киңәшмәсе узды. Безгә 22 авылдан яшь һәм тәҗрибәле тәрбиячеләр җыелды. Семинарны бакча мөдире Газимова Лилия Рәис кызы башлап җибәрде, ул киләсе уку елында барлык педагогларга да уңышлар теләде, аннары сүз мәгариф бүлегеннән Гарипова Зөлфия Шакирҗан кызына бирелде. Зөлфия Шакирзяновна узган нәтиҗәләрне искә төшереп, ирешкән уңышлар белән котлап, яңа бурычлар белән таныштырып китте. Өлкән тәрбияче Шакирова Лилия Тәлгат кызы балалар бакчасында нинди планнар булырга тиеш, ничек язылырга , расписание ничек төзелергә тиешлеге турында аңлатты.Семинарны балалар бакчасы тәрбиячеләре: Фасхетдинова Гөлфинә Алмаз кызы, Хабибуллина Лилия Федоровна, Фаррахутдинова Люция Рафаэл кызы, Федорова Гөлнира Харис кызы, Калимуллина Флюза Риф кызы чыгыш ясап мастер класс күрсәттеләр. Тәрбиячеләргә методик яктан шөгыльләрне ничек оештырырга кирәклеге турында мәглүмәт бирделәр һәм мастер класс күрсәттеләр.

Өлкән тәрбияче Шакирова Лилия Тәлгат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев