САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Ләшәү Тамак мәктәбендә юл иминлеге көне үтте

15 майда Республикада «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы башланды. Бүген Ләшәү Тамак мәктәбендә айлык кысаларында юл иминлеге көне үткәрелде. Мәктәпкә кунакка балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә килделәр. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Балачакның куркынычсыз юллары» дигән темага агитбригада чыгышы күрсәттеләр. Балаларга юл иминлеге турында фильм күрсәтелде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Дамир...

15 майда Республикада «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы башланды. Бүген Ләшәү Тамак мәктәбендә айлык кысаларында юл иминлеге көне үткәрелде. Мәктәпкә кунакка балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә килделәр. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Балачакның куркынычсыз юллары» дигән темага агитбригада чыгышы күрсәттеләр. Балаларга юл иминлеге турында фильм күрсәтелде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов һәм профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова балалар белән юл иминлеге турында әңгәмә үткәрделәр, аларга кызыклы сораулар бирделәр. Профилактик чараның ахырында балаларның барысына да юл иминлеге турында мәгълүмати буклетлар һәм яктырткыч элементлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев