САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Җәлилнең "Теремок" балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Хәлиуллина "Яшел ут" бәйгесенең финалында өченче урын алды

7-8 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары коллективлары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Яшел ут» бәйгесенең финалы булды. Анда Республиканың барлык районнарыннан ЮХИДИ һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре катнаштылар. Безнең районнан Җәлил поселогының «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Хәлиуллина бәйгенең район турында беренче урынны яулаган иде....

7-8 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары коллективлары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Яшел ут» бәйгесенең финалы булды. Анда Республиканың барлык районнарыннан ЮХИДИ һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре катнаштылар. Безнең районнан Җәлил поселогының «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Хәлиуллина бәйгенең район турында беренче урынны яулаган иде. Аның эше Республика конкурсына тәкъдим ителде. Рузилә, Республиканың йомгаклау турында уңышлы чыгыш ясап, тәрбиячеләр арасында өченче урынга лаек булды. «Теремок» балалар бакчасы коллективы, алдагы елларда да күп тапкыр бу бәйгедә катнашып, җиңү яулаган иде. Бу балалар бакчасының, аның җитәкчесе Фирая Гыйльманованың эзлекле, даими эше, бар нәрсәгә һөнәри караш булуының нәтиҗәсе булып тора.

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе.

Шулай ук укыгыз:

Реклама

Сарманда "Яшел ут" смотр-конкурсының район этабының финалы үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X