САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Лилия” дә “Җәяүлеләр кичүе” акциясе үтте

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 24 еннән 28 сентябрьгә кадәр "Куркынычсызлык атнасы" операциясе кысаларында төрле чаралар уздыра.

Шуларның берсе җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән “Җәяүлеләр кичүе” акциясе “Лилия” балалар бакчасында 27 сентябрь көнне үтте. 
- Юлларда җәяүлеләр нәкъ менә караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементларсыз юлга чыгу сәбәпле, һәлакәткә очрый. Шуңа да мондый күңелсез хәлләргә очрамас өчен, бигрәк тә көзге күзне алдаучан эңгер-меңгер вакытта, һәркемнең юл кагыйдәләрен төгәл үтәве сорала, - диде юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдикова һәм бакча сабыйларына куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып үтте. 
Бакчага керүче юлда җәяүле кичүе бар. Асфальтка район ЮХИДИ инспекторы Рәмис Сафин трафарет ярдәмендә “Баланы кулыннан ал” дигән язу язды. Әле укый белмәсәләр дә, балалар тәрбияче апаларыннан кызыксынып, нинди язу икәнен сораштылар. Аларга җавап итеп: 
-Балаларның урамда һәм юллардагы иминлеге - бигрәк тә борчый торган мәсьәлә. Сез ишегалдыгызда, бакчаларда, паркта, махсус мәйданчыкларда гына уйнарга тиешсез, ә юл аркылы чыгарга туры килсә, махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк. Сезнең янәшәгездә бер олы кешенең булуы зарур. Белеп торыгыз, хәтта җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урында йөргәндә дә, бәлагә тару ихтималы бар. Шуңа күрә дә, юлны аркылы чыкканда, барлык машиналар да җәяүлене уздырырга әзер икәненә ышангач кына атлагыз. Әти - әниләрегезнең күз уңында бу язу торачак. Сез дә исләренә төшерерсез, - диде Алсу Разин кызы. 
Балалар үтеп баручы җәяүлеләргә дә мөрәҗәгать итеп, юлда игътибарлы булу кирәклеген әйттеләр. 
Атналыкта гына түгел, һәрдаим дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга чакыра һәм юл йөрү кагыйдәләрен онытмыйча, дөрес сакларга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев