САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Җәлил мәктәбендә парламент дәресе зур кунаклар катнашында үтте

12 нче февраль көнне мәктәбебездә “Традицияләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз” темасына чираттагы парламент дәресе үткәрелде. Аның быелгысы ике зур вакыйгага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Дәрестә зур кунаклар катнашты: Геннадий Глушков, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, район Башкарма комитеты рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов, мәктәп директоры Айдар Илдаров. Дәрес барышында республикабызның үткәне, бүгенгесе турында сүз барды, кунаклар укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев