САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кышкы каникуллар вакытында район юлларында игътибарлы булу сорала

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда Яңа ел каникуллары көтә. Гадәттә, бу чорда, кышкы уен төрләренә кызыгып, күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке...

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда Яңа ел каникуллары көтә. Гадәттә, бу чорда, кышкы уен төрләренә кызыгып, күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да зур игътибарлылык сорый.

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Кызганычка каршы, һәлакәт корбаннары арасында балалар да бик күп. Мисал өчен, безнең районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында һәлакәтләр саны сигезгә җитте. Аларда 11 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Бик күп һәлакәтләрдә балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрәләр. Ә соңгы айларда ике җәяүле бала катнашында да һәлакәтләр булды. Ике очракта да балалар, юл кагыйдәләрен бозып, юл кырыннан барганда, юлга кинәт йөгереп чыгалар, нәтиҗәдә транспорт чарасы тиз генә туктап кала алмый һәм бәрелешү була. Ике һәлакәттә дә балалар тән җәрәхәтләре алдылар. Район территориясендә җәяүле балалар тарафыннан кагыйдә бозу очраклары да чамасыз күп. Мисал өчен, бүгенге көнгә кадәр балалар тарафыннан 200 дән артык кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 116 сы - җәяүлеләр. Иң киң таралган кагыйдә бозуларның берсе - җәяүлеләр өчен юл кичүләре булган килеш тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгу. Райондагы барлык белем бирү оешмалары янында юл кичүләре бар, махсус юл билгеләре урнаштырылган. Ә укучылар, барыбер кыскарак юл эзләп, кагыйдә бозып, йөрүне дәвам итәләр. Сарманда Советская урамында, Җәлил бистәсенең Әхмәдиев урамнарында еш очрый бу кагыйдә бозулар.

Шулай ук пассажир балаларның иминлеген тәэмин итү приоритет проблемаларның берсе булып кала. Шул максаттан, ел дәверендә төрле чаралар үткәрелә. Аларның иң үтемлесе - мондый төр кагыйдә бозучы шоферларны ачыклау. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 245 шундый кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар а/т салонында куркынычсызлык каешлары эләктереп утырырга тиешләр, ә 12 яшьтән кечерәкләр махсус автокреслоларда гына йөртелергә тиеш. Бу төр кагыйдә бозу өчен штраф - 3000 сум күләмендә. Бүгенге көндә кышкы каникуллар вакытында балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итү максатында 24 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр ЮХИДИ һәм мәгариф бүлеге тарафыннан профилактик чаралар үткәрелә. Аның кысаларында 24 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр «Бала - төп пассажир!» акциясен уздыру, ЮХИДИ һәм участок уполномоченныйлары хезмәткәрләренең балалар белән очрашулар уздыруы, массакүләм бәйрәм чаралары оештырылган урыннарда, юлларны тикшереп, контрольдә тоту, рейдлар барышында балаларны махсус утыгычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүче, җәяүлегә юл бирмәүче шоферларны, шулай ук кагыйдә бозучы җәяүлеләрне ачыклау буенча чаралар уздырыла.

Кыш көне суык булса да, аның үзенә генә хас бик күңелле мизгелләре дә күп. Бигрәк тә балалар кышкы уеннарны яраталар. Чынлап та, аларны каникуллар вакытында кышкы күңел ачулар көтә: бозлы таудан чана шуу дисеңме, чаңгыларда йөрү, хоккей уйнау. Ләкин беребезгә дә урамдагы яки юлдагы куркынычсызлык турында онытырга ярамый. Чөнки кыш көне юллардагы ситуация аеруча куркыныч тудыра. Автотранспорт юлы боз белән каплана һәм машиналарның тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар явулар аркасында күз күреме начарая. Кар яуганда шоферга юлда бозлавык барлыгын белүе дә кыен. Шуның өчен юлны аркылы чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне онытмасагыз иде.

1. Юлны аркылы бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгыгыз.

2. Исегездән чыгармагыз! Җәяүлеләр юл кичүе - ул куркыныч зона, монда юл һәлакәте корбаны булу ихтималы зур.

3. Юл кичүенә килеп җиткәч, игътибарлы булыгыз, туктагыз һәм транспорт чараларының юклыгына ышангач яки алар сезне үткәрер өчен туктаганны күргәч кенә юлны аркылы чыга башлагыз.

4. Юл кичүендә мин хаклы дип кенә уйлап чыгарга ашыкмагыз, чөнки шофер сезне соңрак күрергә дә мөмкин.

Юл иминлеге программаларың финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев