САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

"Кисәткәнме? Димәк, коралланган!"

Без террорчылык чорында яшибез. Шуңа күрә һәр кеше – өлкәнме әллә баламы - террорчылыкның асылын һәм аннан саклануның мөмкин булган ысулларын белергә тиеш.

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, халыкның террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына карата түзеп тора алмау атмосферасын булдыруга юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында, Шыгай авыл китапханәсендә “Террорсыз дөнья өчен бергә!” дигән мәгълүмат сәгате узды.
Гражданнарның күпчелеге террорчылык актларын кисәтү һәм алар барлыкка килгәндә яклау буенча белем нигезләренә ия булганда гына, террорчылык куркынычына каршы торырга мөмкин. Әңгәмә барышында террорчылык актларын кылуны профилактикалау максатында уяулык күрсәтү кирәклеге турында басым ясалды. Шулай ук теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен белү мөһим. Теләсә кем экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл күрсәтергә, психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булырга тиеш.
Чара ахырында катнашучыларга "Кисәткәнме? Димәк, коралланган!" дигән белешмәлекләр тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев