САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район ЮХИДИ бүлекчәсе каршы як полосага чыкканнарга җәзаның катгыйлануын хәбәр итә

Юллардагы фаҗигале аврияләрнең төп сәбәбе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу.

Алда барган машинаны узу максаты белән каршы якка хәрәкәт итүче транспорт каршына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булып тора.

   Шуның белән машина йөртүчеләр куркыныч астына үз сәламәтлекләрен генә түгел, ә матур гына юл уңаена хәрәкәт иткән кешеләрне дә куя. Маңгайга маңгай килеп бәрелешү бик аяныч тәмамланырга мөмкин.

   Узган атнада район территориясендә булган хәлакәт шуның ачык мисалы булып тора. Бу хәлакәттэ 65 яшьлек кешенең гомере өзелде. Шунысы бик аяныч.

   Каршы як полосага чыккан өчен нинди җәза каралган сон?

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 5 мен сум күләмендә штраф салырга мөмкиннәр яисә 4 айдан 6 айга кадшр праваңнан колак кагасың. Мондый хокук бозу белән кабат әләккән кешеләргә бу срок бер елга кадәр озынайтыла. Әлеге административ хокук бозу турындагы кодекс нормалары бары тик шул машина йөртүчеләргә генә кагыла, әгәр дә алар бозган кагыйдә аварияләр һәм улем-китемнәр китереп чыгармаса. Юл-траснпорт хәлакәтендә кешеләр зыян кургән яисә улгән икән, штраф һәм права алыну белән генә котылып булмаячак. Аны закон нигезендә хөкем итәчәкләр.

   Район ЮХИДИ булекчәсе машина йөртучеләрне юл йөрү кагыйдәләренә таянып эш итәргә чакыра. Ашыгып, узышып йөрмик. Юлда бер секунд кеше гомеренең язмышын һәл итәргә мөмкин булуын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев