САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Карашай Саклау авылының Су буе урамында узган бәйрәм күңелләрдә әле бик озак вакытлар сакланыр

Шушы урамда туып-үскәннәрнең иганәчелек ярдәме белән оештырылды ул.

Аларның ук ярдәме белән футбол мәйданчыгы ясалып, бәйрәмдә тантаналы төстә ачылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәевнең шушы урам кияве булуын да күпләр шул көнне генә белде. Ул авыл халкын бәйрәм белән котлады. Назыйм Мәхмүтов авыл тарихы белән таныштырды. Авылдашларына атап чәкчәк пешереп алып кайткан Идия Шәрипова яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Бу дөньядан иман белән үтүче әрвахларыбыз искә алып үтелде. 70 яшен билгеләп үтүче Фәния Галәлетдинованы котладылар, Сәрия һәм Рәүф Фатыйховлар урамның иң өлкән һәм иң яшь кешесенә бүләкләр тапшырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева иганәчеләргә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәм яңа ачылган мәйданчыкта - футбол, башка төрле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте. Авылдашлар киләсе елга авылның 310 еллыгында очрашу нияте белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев