САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Юл хәрәкәте куркынычсызлын тәэмин итү буенча комиссия халык мөрәҗәгатьләрен карады

Бүген район Советында юл хәрәкәте куркынычсызлын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте.

Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. Утырышта халыктан кергән сораулар хәл ителде.
Беренче сорау район үзәгенең бер урамында куркынычсызлык шартлары тудыру буенча булды. Моның өчен анда авторадар кую кирәк. Бу мәсьәлә ЮХИДИ бүлекчәсенең эчке документларына нигезләнеп хәл ителәчәк.
Икенче мөрәҗәгатьтә тыелган участок буенча маршрутка рөхсәт бирү соралды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хаты буенча, муниципаль берәмлекләр мондый рөхсәт бирә алмыйлар, бу сорау буенча Федераль юл агентлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Комиссия әгъзалары үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә әйтеп киттеләр. Алар арасында – йөк машиналарының юл билгесе нигезендә район үзәген әйләнеп узулары, мәктәп автобуслары маршрутлары, исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар һәм башкалар.
Ахырда Фәндәс Әнәс улы һәр җаваплы хезмәткәргә бурычлар куйды, аларны үтәүне контрольдә тотарга кушты. Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев