САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Исерек килеш юлга чыксаң

24 сентябрь көнне район территориясендә 2 юл һәлакәте булды. Аның берсе 16.00 сәгатьтә Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер юлының 23 нче километрында теркәлде. 1980 елгы Минзәлә районы кешесе, Иске Имән ягыннан Саклаубашка таба барганда, юлның борылышлы урынында (анда 1.34.2 «Направление поворота налево» дигән юл билгесе куелган) юл кырына төшеп ава. Һәлакәт нәтиҗәсендә йөртүче үзе...

24 сентябрь көнне район территориясендә 2 юл һәлакәте булды.

Аның берсе 16.00 сәгатьтә Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер юлының 23 нче километрында теркәлде. 1980 елгы Минзәлә районы кешесе, Иске Имән ягыннан Саклаубашка таба барганда, юлның борылышлы урынында (анда 1.34.2 «Направление поворота налево» дигән юл билгесе куелган) юл кырына төшеп ава. Һәлакәт нәтиҗәсендә йөртүче үзе һәм пассажир кыз тән җәрәхәтләре алдылар. Алар икесе дә хастаханәгә озатылдылар.

Икенче һәлакәт 17.20 сәгатьтә Зур Нөркәй-Кадрәк юлында булды. "Киа Рио" йөртүчесе - 1952 елгы Яр Чаллы гражданины, Нөркәй ягыннан Кадрәккә таба барганда, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү нәтиҗәсендә юл кырына төшеп ава. Нәтиҗәдә шофер тән җәрәхәтләре алды. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Реклама

ЮХИДИ инспекторлары ял көннәрендә кичке якта үткәрелүче рейд барышында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тагын 5 шоферны тоткарладылар. Кагыйдә бозучылар арасында шулай ук ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүче 2 кеше һәм 1 җәяүле бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев