САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Илексазда волонтерлык хәрәкәте активистлары игелекле эшләр башкаралар

1 -10 декабрь инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Илексаз авыл җирлегендә 1 инвалид бала исәптә тора.

6 нчы декабрь көнне, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлык хәрәкәте активистлары директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Азия Хисаметдинова  белән берлектә, Инвалидлар декадасы уңаеннан, 1 нче сыйныф укучысы Солтанов Рамазанга кереп чыктылар, сабыйның күңелен күрделәр. Аның тормыш хәлен, сәламәтлеге турында фикерләр алыштылар. Күчтәнәч пакетлар бирелде. Рамазанга укучылар белән күрешүдән дә олырак шатлык җир йөзендә бар микән?!
Һәркемнең дә белем алырга хокукы бар. Әмма, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, барлык балалар да гомуми белем бирү мәктәпләрендә укый алмыйлар.Шуңа күрә дә мондый балаларга башкалар белән аралашу - бик мөһим. Укытучысы Зилә Хуҗина  шулай да баланы укучылар белән очраштыру җаен кайгыртып тора. Ул аны мәктәпкә түгәрәк вакытына чакыра, шундагы балалар белән күрештерә. Болар - барысы да Рамазанга яхшы тәэсир итә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X