САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Ике көндә район территориясендә балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булды

Узган атнада Сарман районы территориясендә 16 яшькә кадәрле балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булды. 15 июльдә 3.00 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юлының 41 нче километрында Renault Duster автомобиле йөртүчесе тизлекне арттыра һәм кюветка төшеп китә. Салонда булган пассажирлар, шул исәптән, 2002 елгы кыз тән җәрәхәтләре алалар. Шул ук көнне бала катнашында тагын...

Узган атнада Сарман районы территориясендә 16 яшькә кадәрле балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булды.

15 июльдә 3.00 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юлының 41 нче километрында Renault Duster автомобиле йөртүчесе тизлекне арттыра һәм кюветка төшеп китә. Салонда булган пассажирлар, шул исәптән, 2002 елгы кыз тән җәрәхәтләре алалар.

Шул ук көнне бала катнашында тагын бер һәлакәт булды. 21.45 сәгатьтә Карашай Саклау авылында KIA Sportage машинасын 2012 елгы җәяүле баланы бәрдерә. Бала, әнисе белән бергә юл кагыйдәсен бозып, кинәт йөгереп чыга. Нәтиҗәдә бала тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.

16 июльдә 11.30 сәгатьтә Әлмәт-Мөслим юлыныд 44 нче километрында Toyota Corolla машинасы йөртүчесе, чамадан тыш тизлекне арттыру нәтиҗәсендә, юл кырына төшеп ава. Машина салонында булган 2008 елгы пассажир кыз тән җәрәхәтләре белән Әлмәт медсанчастена озатыла. Ул махсус утыргычта барган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев