САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Һич онытылмый сезнең батырлыклар...

Әфган сугышы… Бу шомлы сүзне ишетүгә, йөрәкләр чемерди, ирексездән күзгә яшь тыгыла. "Күрше дус халыкка интернациональ ярдәм күрсәтергә” киткән 18-20 яшьлек өрлектәй ир-егетләрнең яшьлеген урлаган, күпме гаиләләрне кайгыга салган, яшь кызларны сөйгән ярларсыз, балаларны ятим калдырган коточкыч сугыш була ул. 9 ел, 1 ай, һәм 19 көн дәвам иткән әлеге кан кою һаман серле табышмак булып кала килә. Быел Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 31ел тула.

Тарихи мәгълүматларга караганда, Әфганстан сугышында 13 мең 833 ир-егетнең гомере өзелгән, 49 мең 985е гарипләнгән, 312 яугир хәбәрсез югалган, 18е чит илләргә озатылган.... Безнең районнан да йөздән артык егет хәрби хезмәтен Әфганстанда үтә. Ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә аларга. Кургаш табутларда кайткан солдатлар арасында безнең районның җиде егете дә була. Бүгенге көндә районда 70 әфганчы яши, 29ы вафат булганнар.  

Әйе, бу дәһшәтле сугышта күпме кан, күпме күз яше түгелгән. Шуңа да бүген без Әфганстанда батырлык күрсәткән геройларыбызны хөрмәт итәргә һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеге алдында баш ияргә тиешбез. Илебезгә батыр йөрәкле, кыю егетләр үстергән, Ватанны яклап, аяусыз көрәштә һәлак булганнарның әти-әниләре, туганнары янында кичә район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация булды. Ул һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, районның әфганчылар берлеге җитәкчесе Радис Якупов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, авыл җирлекләре башлыклары якыннарын югалтканнарның хәлләрен белештеләр, батырлар үстергәннәре өчен рәхмәт әйттеләр, сабырлык теләделәр. Фәрит Мөнәвирович аларга Рәхмәт хаты, истәлек фотосы һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Геройларча һәлак булган әфганчылар:

Рамил Әбделминов (1961-1980) – Зур Нөркәй авылы

Әсгать Гәрәев (1963-1983) – Шыгай авылы

Илшат Садыйков (1962-1981) – Сарман авылы

Мансур Хисамов (1966-1984) – Колмәт авылы

Азат Яһудин (1966-1985) – Яна Минзәләбаш авылы

Рифгат Миңнекәев (1961-1980) – Җәлил поселогы

Сергей Притула (1966-1985) – Җәлил поселогы.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев