САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләренең беренче спартакиадасы Сарманда үтте

Бүген Сарман аграр көллияте базасында Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләренең спартакиадасы узды.

Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы Радик Зиатдинов сәламләделәр. Ярышлар идарәнең дүрт зонасы һәм идарә аппараты командалары арасында барды. Белгечләр үзләренең гер күтәрү, таяк тартышу, турникта күтәрелү, дартс, волейбол кебек ярышларда осталыкларын күрсәттеләр. Ахырда җиңүче командалар билгеләп үтелде. Беренче урынны Сарман районы бүлеге дә кергән  көнчыгыш зонасы командасы яулады.

Энҗимә Габдрахимова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев