САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Азалак мәктәбен ошатты

Кичә - 6 февральдә үткәрелгән район Советының чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Азалак мәктәбенең эшчәнлеген уңай бәяләде.

Утырышка кадәр ул Азалак мәктәбендә булып, аның эшчәнлеге белән танышкан иде.
Мәктәп директоры Фирдәвес Гайнетдиновның әйтүенә караганда, Азалак мәктәбе 1973 елда ук салынган һәм ул моңа кадәр капиталь төзекләндерү программасына эләгә алмаган. Ә узган елның ахырында, 2020 елның башында Тимур Шәймиев җитәкчелегендәге “Татарстанның кече нефть компаниясе” җәмгыятенең хәйрия фонды ярдәме белән кыска гына вакыт - өч ай ярым вакыт эчендә мәктәп тулысынча яңартылып, ремонт эшләре төгәлләнгән, спорт инвентарьләре алынган, барлык җиһазлар алыштырылган. 2020 елның 13 январендә балалар инде өр-яңадан яңартылган мәктәптә укый башлаганнар. Марат Готыф улы укучыларның саны, кайсы авыллардан килеп укулары хакында сорашты. Соңыннан ул сыйныф бүлмәләрен, эш кабинетларын, спорт залын карады. Шулай ук өр-яңадан җиһазландырылган остаханәдә булып, ир балалар һәм кызларның нинди һөнәрләргә өйрәтелүләре белән кызыксынды, ашханәдә булып, укучыларны тукландыру, итле, сөтле ризыклар белән тәэмин ителеш турында сорашты. Мәктәп музеенда экспонатлар белән танышты, җирлектән Бөек Ватан сугышында күпме кеше катнашканлыгы, күпмесе сугыш кырларында ятып калган, күпмесе исән-имин әйләнеп кайтканлыгы, тыл һәм хезмәт ветераннары, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек мәсьәләләре һәм башкалар турында белеште.
Азалак мәктәбенең тагын бер яңалыгы – 2020 елның 1 январеннән балалар бакчасы да мәктәп бинасы түбәсе астына күчерелгән. Аңа да капиталь төзекләндерү үткәрелеп, барлык җиһазлар яңартылган. Марат Әхмәтов кечкенәләр белән дә аралашып алды һәм мәктәптән уңай тәэсирләр белән китте.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев