Бөтенроссия конкурсы Дипломына ия булдык

Апостол Андрей Первозванный (Беренче дәшелгән Андрей) фонды 2006 елдан бирле “Ана изгелеге” (“Святость материнства”) программасын тормышка ашыра.

Ул авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, яшь аналарга ярдәм итүгә юнәлтелгән проектларга булышлык итү, үрнәк гаилә, шул исәптән күпбалалы гаиләләр, турында уңай караш тудыру, ата-ана, балалар  җаваплылыгын пропагандалау, яшьләрнең авыр тормыш шартларында калучыларга ярдәм инициативаларына булышлык итүне бурыч итеп куя. Программа кысаларында узган елда журналистлар өчен “Гаилә һәм Россиянең киләчәге” дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Анда безнең Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә катнашты. Шушы көннәрдә конкурска йомгак ясалды. Без конкурсның Дипломы белән бүләкләндек.

материал: Энҗимә Габдрахимова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде