САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Авылларда халык җыеннары бара

Авылларда 2020 елда гражданнарның үзара салым акчаларын файдалану мәсьәләләренә багышланган җыеннар бара

Бүген аларның берсе Чукмарлыда узды. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин үзара салым акчаларын киләсе елда нинди максатларда тотарга планлаштырылуы белән таныштырды, моның халыктан кергән мөрәҗәгатьләр нигезендә кабул ителүен белдерде. Фикер алышулардан соң халык тәкъдимне хуплап тавыш бирде. Үзара салым акчаларына Чукмарлы авылында зират өлешчә калай койма белән әйләндереләчәк, акчаларның бер өлеше кыш көне урам юлларын чистартып торуга, бер өлеше авылда бәйрәмнәрне үткәрүгә юнәлтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев