САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Акчуриннар бакчасында оранжереяда кебек йөрисең

Татар Карамалысында яшәүче Зөһрә Акчуринаның матур бакча үстерү остасы булуы хакында берничә авылдашыннан ишетеп белә идем, әмма ихаталарын барып күргәч, тырышлыкның нигезендә гаилә бердәмлеге икәнлегенә төшендем. Үзе кебек, тормыш иптәше дә алтын куллы кеше икән.

- Эшләрне бергәләп башкарабыз. Ринат үзе эретеп ябыштыра, ташын сала. Бакчадагы матурлыкны бергә тудырабыз, - диде Зөһрә ханым.
Гаилә моннан берничә еллар элек Кыргызстаннан күченеп кайткан. Биредәге тормышка яраклашып, бик тыныч һәм рәхәт яшәп яталар алар.
- Кирпеч заводы төзелә, дип, 14 гаиләне шушы авылга чакырып кайтардылар. Башкалар кире күченеп киттеләр, ә без монда төпләнеп калдык инде. Йортны яңарттык, ихатаны төзекләндердек. Безгә монда бик ошый, - дип сөйләп алды хуҗабикә.
Зөһрә ханым бакчасында бик күп төрле чәчәкләр үстерә. 17 төп чалма чәчәге (пион) генә бар, роза, лилияләр, клематис һәм башка төрле күпьеллыклар үсә, каен җиләген үрчеткәннәр, җир җиләге һаман да җимеш биреп утыра. Теплицаларында, тышкы якта төрле яшелчәләр мул уңыш бирә. Төрле төсле петунияләр, үрмәле гөлләр, кузаклы фасоль арасында йөргәндә, үзеңне оранжереяда кебек хис итәсең. Виноград куагы астындагы эскәмиядә ял итү дә көч өсти кебек. Ишек төбенә ясалып куелган үзенчәлекле җиһазга күзем төшкәнне күреп:
- Урта Азиядә һәр йортта бар ул. Аны “сүрә” дип атыйлар. Монда утырып ашыйлар да, ял да итәләр. Балалар, оныклар кайткач, без дә шунда җыелабыз, - диде Зөһрә апа.
Тулырак газетабызның 11 сентябрь санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев