САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

11 машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарылды

Район прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге һәм наркотик матдәләрне законсыз куллануны кисәтү турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Дәвалау-кисәтү һәм эчке эшләр органнарыннан алынган мәгълүматларны тикшерү барышында наркомания һәм алкоголизм нәтиҗәсендә автотранспорт йөртү тыелган булып та машина йөртү таныклыгы булган затлар ачыкланды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган 1097 санлы Транспорт йөртү таныклыгына имтихан үткәрү һәм машина йөртү таныклыгы бирү кагыйдәләре (24.10.2014) нигезендә, машина йөртүчегә аның белән идарә итү медицина күрсәткечләре нигезендә тыелган икән, транспорт йөртү таныклыгы гамәлдә түгел дип исәпләнә һәм гамәлдән чыгарыла.
Тикшерү материалы, мондый таныклыкларны гамәлдән чыгару өчен, эчке эшләр органына җибәрелде. Нәтиҗәдә 11 машина йөртү таныклыгы гамәлдә түгел дип табылды.
Айдар Ситдыйков, район прокуроры ярдәмчесе

Фото: ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев