Уразага керү нияте хакында
Ниятебез нинди булырга тиеш?
Мөселманның ураза тоткандагы нияте Аллаһ Тәгаләнең боерыгына буйсыну һәм Аңа якынаю булырга тиеш. Кемнәр уразаларын — бу сәламәтлеккә файда, башка кешеләр дә ураза тота, башкалар аны күреп мактасыннар, дигән ниятләр белән тотсалар — мондый ураза дөрес булмый. Кабул булмый гына да түгел, рия белән, ягъни башкалар күрсен өчен тотылган уразалары өчен әле Аллаһ Тәгалә тарафыннан җәзага да тартылачаклар. Пәйгамбәребез с. г. в.: «Кем рия белән ураза тотты, ул ширек кылды», — дигән.
Шулай ук, Әбу Умәмә әл-Бәхили Аллаһның илчесенең сүзләрен тапшыра:
«Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә Аңа якынаю нияте белән ихлас кылына торган гамәлләрне генә кабул итә!»
Ураза тоту ниятен кайсы вакытта кылырга?
Ураза тоту дөрес булсын өчен, Рамазан аеның һәр төнендә, таң атканчы, ураза тотам дигән ниятеңне күңелеңдә яңартырга кирәк, һәм бу — иң көчле фикер, чөнки ул сахих хәдисләргә таяна. Пәйгамбәребез с. г. в. нең хатыны Хафсәдән тапшырыла, Аллаһның илчесе болай дигән: «Таң атканчы күңелендә ураза тотарга ниятен ныгытмаган кешенең — уразасы юк».
Шуны ук Гайшә анабыз һәм Гомәр дә әйтә иделәр.
Имам әл-Багавидән мондый сүзләр хәбәр ителә: «Бу хәдис (таң атканчы ният кылу) күп галимнәрнең әйтүенә ишарәли, чөнки көн дә тотыла торган ураза аерым гыйбадәт булып санала һәм аерым ният кылуны таләп итә».
Имам Ибне Хузәймә болай дигән: «Нәфел уразадан кала, Рамазан аендагы уразага керүне һәр төнне ниятләү мәҗбүри булып тора».
Шәех Сыддыйк Хәсән Хан «Һәр көнне уразага керү ниятен
яңарту мәҗбүри», — дип әйткән.
Берәр нинди сәбәп аркасында таң атканчы ниятләмәгән кешенең уразасы.
Әгәр дә берәү йоклап калу, белмәү яки оныту сәбәпле, таң атканчы ниятләмәгән булса, аның уразасы дөрес, чөнки Пәйгамбәрнең с. г. в. мондый хәдисе бар: «Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә минем өммәтемне әгәр дә алар нәрсәне дә булса хаталанып һәм онытып эшләсәләр, йә аларны мәҗбүр итсәләр, минем хакка гафу итә».
ФОТО:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев