Ураза бәйрәменә - изге теләкләр!
28 июльдә бар мөселман халкы Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Рамазан аеның тәмамлануы хөрмәтенә җәмәгать белән кылына торган бу бәйрәмдә мөселманнар бер-берләрен тәбриклиләр, изге теләкләр телиләр. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров та барлык райондашларны бәйрәм белән котлый. Аның котлау хатында мондый юллар бар: «Мөхтәрәм райондашлар! Сезне изге бәйрәмебез - Ураза гаете...
28 июльдә бар мөселман халкы Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Рамазан аеның тәмамлануы хөрмәтенә җәмәгать белән кылына торган бу бәйрәмдә мөселманнар бер-берләрен тәбриклиләр, изге теләкләр телиләр. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров та барлык райондашларны бәйрәм белән котлый. Аның котлау хатында мондый юллар бар: «Мөхтәрәм райондашлар! Сезне изге бәйрәмебез - Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Мөбарәк бәйрәм күңелләребездә зур рухлану хисләре тудыра… Аллаһы Тәгалә Үзенең бетмәс байлыкларын, тынычлык-иминлек, сәламәтлекләрен, бәхет-сәгадәтләрен бар гаиләгә иңдерсә, рухи кыйммәтләрне, туганлык җепләрен ныгытуда ярдәменнән ташламаса иде. Ураза Гаете мөбарәк булсын!"
«Хөрмәтле райондашлар! Сезне изге бәйрәмебез Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Аллаһ Раббыбыз кимчелек-хаталарыбызны кичереп, тоткан уразаларыбызны, биргән фитыр-сәдакаларыбызны һәм кылган барча изгелекләребезне Үзенең чиксез рәхмәте белән кабул итсен. Раббыбыз теләгән барча изге морадларыбызга һәм омтылган барча хәерле максатларыбызга ирешү өчен Үзенең ярдәмен бирсен. Бу дөньядан ныклы иман белән бәхетле һәм имин тормыш кичереп, ахирәттә җәннәт бакчаларына керергә насыйп әйләсен.
Ихтирам һәм изге догалар белән, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев