САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сурәтле өйгә фәрештә кермәс

Аллаһы Тәгалә безгә бик күп нигъмәтләр биргән. «Әгәр биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз» («Нәхл» сүрәсе, 18 аять). Шуларның берсе – йортың булу.

Йортларыбызда иминлек урнашсын өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм күркәм хәдисләрендә өйрәтеп, аңлатып калдырган. Бер хәдистә: «Өйләрегездә «Бәкара» сүрәсен укыгыз, ул сүрә укылган өйдән шайтан кача», – диелә (Мөслим). Икенче риваятьтә: «Бәкара» сүрәсен укыгыз, чөнки аны уку – бәрәкәт (иңүгә сәбәп) hәм аны калдыру – үкенеч», – дигән.

Аллаһы Тәгаләгә ышанган, иман китергән кешенең өе нурлана, чөнки өйдә Аллаһы Тәгаләне зикер итеп, тәсбих, тәһлилләр әйтелә, Коръән, намаз укыла. Чыннан да, йортыбызга Аллаһы Тәгалә сүзе керсә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә әйтелгәнчә, өйләр җанланып китә: «Аллаһы Тәгалә зикер ителгән йорт белән Аллаһ зикер ителмәгән йортны үле hәм тере мисалында чагыштырып була» (Мөслим).

Өйләребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен һәм бәрәкәт иңеп, тынычлык саклансын өчен, анда сурәтләр һәм этләр булмаска тиеш. «Эт hәм сурәт булган йортка фәрештәләр керми», дигән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм (Бохари). «Эт hәм сыннар (һәйкәл, пот) булган йортка фәрештәләр керми» (Мөслим). Ә фәрештәләр кермәгән өйдә бәрәкәт тә, тынычлык та булмаска мөмкин.

Динебездә җанлы нәрсәләрнең – кешенең яки хайванның кәгазьгә ясалган яки фотога төшерелгән рәсемен сурәт дип әйтәләр. Без, дини гыйлемебез булмау сәбәпле, истәлек өчен, дип, стеналарга якыннарыбызның сурәтләрен эләбез. Хайваннарның һәйкәл формасындагы сыннарын өебезгә яки бакчабызга алып кайтып куябыз. Өй эчендә этләр асрыйбыз... Шул рәвешле, бәрәкәтне бетерә торган гамәлләрне үз кулларыбыз белән эшлибез. Бу хакта Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Алар өйләрен үз куллары белән һәм мөэминнәрнең кулы белән харап иттеләр» («Хәшр» сүрәсе, 2 аять).

Шуңа да өебезгә фәрештәләр кереп, изге гамәлләребезне язып торуларын, йортыбызда рәхим-шәфкать булуын, ә шайтан-җеннәр ояламавын теләсәк, өебезне шул сурәтләрдән чистартып, зикергыйбадәтләр кылырга кирәк.

Раил хәзрәт Фәйзрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев