Шәүвәл аена кердек
Шәүвәл аенда ураза тоту — Пәйгамбәребез с. г. в. дән килгән сөннәт гамәл. Аны тотсаң — савап, тотмасаң — гөнаһ түгел.
Фазыйләтенә килгәндә, кем рамазан аенда фарыз уразасын тоткан, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен дә тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек була. Рамазан аенда һәр изге гамәл өчен ун әҗер-савап языла. Бер ай ураза тоткач, өч йөз көн чыга, бу — ун ай, дигән сүз. Ун ай ураза тоткан кебек. Ә шәүвәлдә алты көн тоткач, әҗер- савабы алтмыш булып, ике айныкына туры килә. Бергә кушкач, унике ай Шәүвәл ае уразасы килеп чыга, ягъни бер еллык әҗер-савап хасил була.
Шәүвәл ае уразасын тоташтан да, аерым көннәрдә бүлеп тә тотарга ярый. Әмма башта рамазан аенда тотылмаган, казага калган көннәр өчен тотасы була. Бурычлы көннәрне каза кылгач, шәүвәлнең алты көнен тотасың. Бер еллык әҗер-савап рамазан аен тулысынча тотмаган кешегә була алмый. Ураза тотмаган көннәрем бер айга якын булып, аны казага калдырып тоткач, калган тагын алты көнне тотканчы, шәүвәл ае үтеп китә, дип әйтүчеләр дә бар. Шәүвәл ае уразасы — ул нәфел ураза. Ә рамазан ае уразасы фарыз, мәҗбүри гыйбадәт, ул өстә бурыч булып тора. Намаз да казага калгач, сөннәтен укымыйбыз, фарызын укыйбыз бит. Бу да шуның кебек килеп чыга. Фарыз гамәл нәфел гамәлдән алдан кылынырга тиеш.
Рәсем — ru.freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев