САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманлыларга Рамазан ае башлану көнен хәбәр итәбез

Кичә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы пленумы узды. Анда Татарстанда изге Рамазан аена әзерлек һәм аны уздыру турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар-информ” язуынча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр берлеге карары нигезендә пленумда Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртибе расланды. 2018 елда рамазан ае башлану вакыты 16 майга туры килә, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 майда укыла.

 

 

Реклама

Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә. Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә. Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә. Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае һәр имам, мөхтәсибәт һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте өчен бик җаваплы булуын билгеләп үтте. Халыкка Рамазан аеның өстенлекләре турында аңлату, мөселманнарны ураза тотуга тарту, зәкәт түләү, тәрәвих намазына йөрү, гает намазы, ифтар – һәммәсе турында да аларны югары дәрәҗәдә оештыру, үтәү турында белдерү кирәк. Бу  - төп бурыч булып тора.

Пленум утырышында катнашучылар шулай ук мәхәлләләрдә идеология өчен мәчет имамнарының җаваплылыгы, мөхтәсибәтләрдә балаларның ялын оештыру, Диния нәзарәтенең​ Татарстандагы төзәтү колонияләрендә алып барган дәгъват эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасының эшчәнлеге турындагы мәсьәләләрне карады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X