САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманлылар Ураза гаетен билгеләп үттеләр

Ураза бәйрәме - Ислам диненең иң төп бәйрәмнәреннән берсе.

Ул - изге Рамазан ае белән хушлашу көне. Быел ул 15 июньгә туры килде. Бүген иртәдән үк район мәчетләренә халык җыелды. Сарманның "Җәмигъ мәчете дә дин тотучы кардәшләребез белән тулы иде. Аларны иң элек бәйрәм белән район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт котлады, вәгазь укыды, мөселман кардәшләребезне ел буе игелекләр генә кылырга чакырды. Соңыннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин сүз алды. 
- Районда 42 мәчет эшли. Ураза аенда аларда ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Шунысы куанычлы: соңгы елларда дин һәм Ураза тотучылар саны арта гына бара. Ураза гаете һәр йортка бәхет һәм шатлык-куанычлар алып килсен. Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим, - диде ул. 
Аннан соң бердәм рәвештә Гает намазы укылды. Сәгыйть хәзрәт үзенең вәгазьләрен дәвам итте. Сарманлылар шулай ук Гает коймагы белән кайнар чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев