САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманлылар җәннәткә юлны беләме?

Дөньяның кайсы почмагында яшәвенә, нинди милләттән булуына карамастан, бу галәмнең хуҗасы Аллаһы Тәгаләнең барлыгына күпчелек кеше ышана. Ләкин без Аның барлыгына гына түгел, берлегенә дә ышанырга, Аңа гыйбадәт кылып яшәргә тиешбез. Барыбыз да белә, бу дөньяда без - кунак кына. Яшәү белән үлем - ул күз белән каш арасы. Шуңа...

Дөньяның кайсы почмагында яшәвенә, нинди милләттән булуына карамастан, бу галәмнең хуҗасы Аллаһы Тәгаләнең барлыгына күпчелек кеше ышана. Ләкин без Аның барлыгына гына түгел, берлегенә дә ышанырга, Аңа гыйбадәт кылып яшәргә тиешбез.
Барыбыз да белә, бу дөньяда без - кунак кына. Яшәү белән үлем - ул күз белән каш арасы. Шуңа күрә, шушы кыска гына гомеребезне заяга үткәрмичә, дини, дөрес гыйлем алырга омтылсак иде. Аллаһның биргәненә мең шөкер, бүгенге көндә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мәсәлән, Сарманның ике мәчетендә берничә төркемдә 70 тән артык ир-ат һәм хатын-кызлар гыйлем ала.
Без, унөч мөслимәдән торган хатын-кызлар төркеме, "Тәүфыйк" мәчетендә өч ел укуыбызны тәмамлап, дүртенче елга аяк бастык. Укулар һәр дүшәмбе, җомга көннәрендә кичке сәгать 5тән 7гә кадәр үткәрелә. Сыйныфыбыз дус, үзара тату. Бер-беребезгә укуда ярдәмләшәбез, булышабыз. Мөгаллимнәребез итагатьле, бик белемлеләр. Без биредә күп төрле сорауларга җаваплар табабыз, күңел тынычлыгы алып кайтабыз. Мәчеткә йөрүдән куркасы түгел. Анда йөрү - ул үзе бер дөнья, вәгазьләр тыңлавы гына ни тора. Гыйлем алыйк, кардәшләрем! Чын күңелемнән нәсихәт итеп әйтәмен. Чөнки без хәзер ялкауланып, наданланып, адәми затны - хайвани заттан, хәрамны -хәләлдән, начарны яхшыдан аера алмый башладык. Ни кызганыч, әмма бу шулай. Санап киткәннәрнең барысын да белергә кирәк, үләсе бар, үлгәч, терелеп, һәрбер кылган гамәлең өчен җавап бирәсе бар. Моннан качып котылып булмый. Боларның барысын да, мәчеткә йөри башлагач, тирәнтен аңлый башлыйсың.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Арагызда дини гыйлем алырга теләп тә, мәчеткә килергә уңайсызланучылар, читенсенүчеләр бардыр. Бар да юкка. Биредә беркемне дә шелтәләмиләр, 2ле-3ле, 4ле -5ле билгеләре дә куелмый, кисәтүләр, ачулану, битәрләүләр дә хас түгел хәзрәтләребезгә. Бәлки, кайберләрегез, хәтерем юк, өйрәнә, истә калдыра алмам, дип шикләнәдер. Борчылмагыз, без дә шундый уйлар белән мәчет бусагасына баскан идек. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, көндәлек догаларны да, намазларны да җиңеллек белән өйрәнәсең. Укырга кайчан да соң түгел. Араларыбызда 60-70 яшьлек әбиләр дә бар. Аллаһның рәхмәте, мөгаллимнәребезнең сабырлыгы, педагогик тактлылыгы һәм үзебезнең тырышлык белән әкренләп гарәп хәрефләрен өйрәндек. Хәзер максатыбыз - дөрес итеп Коръән аятьләрен укырга өйрәнү.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Без сезне мәчетләрдә, үзебезнең арада көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев