САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманлыларга хаҗга барырга теләк кенә кирәк

Исламның 5 шарты бар, шуларның берсе - хаҗ. Быел 1,98 миллион мөселманга хаҗ гамәлен кылу насыйп булды. Шуларның якынча өч дистәсе - безнең якташларыбыз - сарманлылар. Шушы көннәрдә алар исән-сау гына өйләренә кайтып җиттеләр. Хаҗда "Тәүфыйк" мәчете имам-хатыйбы Мәлик хәзрәт Садыйков та булды. - Мәлик хәзрәт, хаҗ гамәлләре ничегрәк үтте?...

Исламның 5 шарты бар, шуларның берсе - хаҗ. Быел 1,98 миллион мөселманга хаҗ гамәлен кылу насыйп булды. Шуларның якынча өч дистәсе - безнең якташларыбыз - сарманлылар. Шушы көннәрдә алар исән-сау гына өйләренә кайтып җиттеләр. Хаҗда "Тәүфыйк" мәчете имам-хатыйбы Мәлик хәзрәт Садыйков та булды.

- Мәлик хәзрәт, хаҗ гамәлләре ничегрәк үтте?
- Аллага шөкер. Сәит хәзрәт автобусларны сөйләшеп, Казанга кадәр озатып куйды. Казаннан самолет белән биш-алты сәгать эчендә Җиддә шәһәренә барып җиттек. Аннан автобус белән Мәккәгә киттек. Беренче көннәрне кече хаҗ кылдык. Зур хаҗ башлангач, без биш көнгә палаткалар шәһәренә бардык. Хаҗ сәфәренең иң мөһим өлеше шушы булып тора инде. Гает көне, таш ату, Гарәфә җирлегенә бару - бар да шунда уза.
- Хаҗга бару ничә сумга төште?
- Якынча 138 мең сум булды. Быел бу сумма эченә көненә ике тапкыр ашау һәм корбанлык (сарык бәясе) та керде.
- Хаҗның асылы нәрсәдә?
- Хаҗга бару ул - гади сәфәр, башка илләргә сәяхәт кенә түгел, ә инде беренче чиратта күңел тынычлыгын хасил итә, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, Аның ризалыгын ала торган җир. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: "Кабул булган хаҗның җәннәттән башка бүтән түләве юк", икенчесендә: "Кем хаҗ кыла һәм хаҗын боза торган эшләрне эшләми, ул кеше анасыннан яңа туган бала кебек, гөнаһлардан пакъ хәлдә булачак", - диелә. Һәрбер хаҗи аннан, хаҗларының кабул булуына, гөнаһларының кичерелүенә өметләнеп, күңел күтәренкелеге, бай иман белән кайта.
- Икенче елга хаҗ кылырга ниятләгән кешеләргә нәрсәләр эшләргә, кайчан әзерләнә башларга кирәк?
- Озакка сузмыйча паспортларын әзерләргә, мөхтәсибәткә (Сәит хәзрәткә) килеп язылырга. Анда бөтен җыясы документлар исемлеге бирелә, эшлисе эшләр аңлатыла. "Хаҗга вакыт күп әле, тагын бер ел бар", - дип, озакка сузмаска кирәк.
Динебездә: "Кемнең мөмкинлеге булса, шул хаҗга барырга тиеш", - диелә. Игътибар итегез: "Барсаң, яхшы була", түгел, "тиеш" диелә.
Кайбер мөселманнар үзләренең мөмкинлекләре юк, дип уйлыйлар, дөреслектә ул бар. Ләкин кеше, минем өйгә ремонт ясыйсы бар, машина алыштырасы бар, дип, мөмкинлеген икенче чиратта булган нәрсәләргә сарыф итә һәм хаҗга бара алмыйча кала. Без беренче чиратта Аллаһ каршында булган бурычларыбызны үтәргә тиеш, ә инде аннан соң дөньяви мәнфәгатьләребезне дә кайгырта алабыз.
Мөмкинлеккә нәрсәләр керә?
1. Хаҗ чыгымнарын капларлык матди мөмкинчелек.
2. Шушы җирләрдә йөреп кайтырлык сәламәтлек.
3. Өйдә калучы гаиләсен тәэмин итәрлек малы булу.
Аллаһ Тәгалә мөмкинлеге булган һәрбер мөселманга хаҗ бурычын исән-сау үтәргә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев