САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманда имамнар өчен яллар оештырылды

Декабрьнең 23 нән 27 нә кадәр халыкны социаль яклау үзәге "Шәфкать"тә имамнар өчен яллар оештырылды. Анда барлыгы егермеләп авылның хәзрәте белем алды, дәваланды, ял итте. Сарманда яңа төзелгән һәм төзелеш барган объектлар буенча экскурсиялар да үткәрелде, хәзрәтләр кинотеатрда 3D форматында кино карадылар, кичләрен вәгазь тыңладылар. Ялларның соңгы көннәрендә алар белән...

Декабрьнең 23 нән 27 нә кадәр халыкны социаль яклау үзәге "Шәфкать"тә имамнар өчен яллар оештырылды. Анда барлыгы егермеләп авылның хәзрәте белем алды, дәваланды, ял итте. Сарманда яңа төзелгән һәм төзелеш барган объектлар буенча экскурсиялар да үткәрелде, хәзрәтләр кинотеатрда 3D форматында кино карадылар, кичләрен вәгазь тыңладылар. Ялларның соңгы көннәрендә алар белән очрашырга район башлыгы Нәфис Закиров килде. Ул районның икътисады, авыл хуҗалыгы, төзелеш эшләре һәм халык өчен республика күләмендә тормышка ашырыла торган программалар турында сөйләде. Соңыннан башлык имамнарның сорауларына җавап бирде. "Киләсе елларда да тынычлык, иминлек, муллык булсын. Сез мине сайлап, мин сезгә таянып матур гына эшне алып барабыз, алга таба да шулай эшләргә язсын", - диде Нәфис Касимович.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X