САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманда өченче мәчет ачылды

Районда өченче мәчет ачылды.

Бүген район үзәгендә өченче - "Бәрәкәт" мәчете үз ишекләрен ачты. Сарманлыларның шатлыгын уртаклашырга  ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте  Мөфтие урынбасары  Равил хәзрәт  Зөфәров килде. Бәйрәм тантанасында катнашучыларны ул, район башлыгы Фәрит Хөснуллин,  район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков сәламләделәр, район халкына иман байлыгы, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек  теләделәр. Аннан барысы да мәчеткә уздылар, мәчетне хөрмәтләү намазы укылды, моңлы азан яңгырады.

- Мәчетнең исеме юкка гына "Бәрәкәт" дип аталмады. Аллаһ йорты күмәк көч белән сафка басты, аңа һәр игелекле кеше үзенең өлешен кертте. Нигезе бәрәкәтле булсын, - диде районның баш имам-хатыйбы. 

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев