САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарман егете Альберт Сәхәбетдинов Коръән укучылар бәйгесендә җиңде

Бүген тәүге тапкыр оештырылучы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Хатын-кызлар өйлә намазына кадәр җиңүчеләрне билгеләп таралышса, ир-атлар арасында көрәш ахшам намазына кадәр дәвам итте. Алар "Коръәнне яттан сөйләү "("хифз") һәм "Коръәнне матур итеп уку" номинацияләрендә көч сынашты. 7 сәгатькә якын дәвам иткән бәйгенең "Коръәнне матур итеп уку"...

Бүген тәүге тапкыр оештырылучы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Хатын-кызлар өйлә намазына кадәр җиңүчеләрне билгеләп таралышса, ир-атлар арасында көрәш ахшам намазына кадәр дәвам итте. Алар "Коръәнне яттан сөйләү "("хифз") һәм "Коръәнне матур итеп уку" номинацияләрендә көч сынашты. 7 сәгатькә якын дәвам иткән бәйгенең "Коръәнне матур итеп уку" номинациясендә Сарман егете Альберт Сәхәбетдинов җиңде.

Һәр номинациядә абсолют җиңүгә ирешүчеләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга юллама, 2 нче урын алучыларга - гомрәгә юллама, ә 3 нче урын алучыларга ноутбуклар бирде. "Сезнең әлеге бәйгенең берничә этабын үтеп, бүген Татарстан каласында үзегезнең төбәгегезнең данын яклавыгыз зур вакыйга. Аллаһның китабын белү һәм өйрәнү нинди зур кыйммәткә ия булуын без җиңүчеләргә каралган бүләкләр аша да күрсәтергә тырыштык. Киләчәктә дә Аллаһның рәхмәтендә булып, хәерле гыйлемнәр алып, туры юлдан барырга насыйп әйләсен сезгә. Әлеге бәйгегә бәйле теләк-тәкъдимнәрегез булса безгә җиткерә аласыз, чөнки киләчәктә аны тагы да камилләштереп Россия күләмендә оештыру нияте бар", - дип әйтте мөфти хәзрәтләре тантаналы чара вакытында.

Реклама

Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин ошбу чараларда яшьләргә тагы да активрак булырга чакырды. "Республикабызыда Коръәнне өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Быел гына да без "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә тахфиз (Коръән ятлау) бүлеге ачып җибәрдек. Хатын-кызлар һәм балалар өчен дә Коръәнне ятлау төркемнәре эшләп килә. Республика мөхтәсибәтләреннән дә теләге булган һәркем килеп гыйлем үзләштерә ала", - ди белдерде Илнур хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев