САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Саклаубашта Мәүлид кичәсе үткәрелде

Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр катнашында ислам дине йолаларына кагылган, халыкка әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный торган чаралар шактый күп оештырыла. 23 декабрьдә Мөселман дөньясында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Раббигыл-әүвәл ае дөньяга соңгы пәйгамбәр булып җибәрелгән Мәхәммәд Пәйгамбәрнең туган ае хәрмәтенә Мәүлид ае, дип йөртелә.Мәүлид кичәсендә догалар уку,тыңлау,дини мәҗлесләр оештырып салаватлар...

Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр катнашында ислам дине йолаларына кагылган, халыкка әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный торган чаралар шактый күп оештырыла.

23 декабрьдә Мөселман дөньясында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Раббигыл-әүвәл ае дөньяга соңгы пәйгамбәр булып җибәрелгән Мәхәммәд Пәйгамбәрнең туган ае хәрмәтенә Мәүлид ае, дип йөртелә.Мәүлид кичәсендә догалар уку,тыңлау,дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтү,хәер-догалар өләшү. Бөек Раббыбыз һәм аның Рәсүленә карата ихласлыгыбызны күрсәтә.

Бу көнне дә авылыбызның өлкәннәре мәчеткә җыелып,зурлап үткәрделәр. Кичә авылыбызның имам-хатибы Хәйдәр хәзрәтнаң вәгәзләве белән башланды. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы тыңлаучыларны мәүлид кичәсе белән котлап Ислам диненең бары тик тынычлыкка гына өндәве турында ассызыклап әйтеп китте. Аннан соң һәркем алып килгән күчтәнәчләрдән,тәмле пешкән бәлеш,пироглар белән әзерләнгән чәй өстәле табынында бәйрәм кичәсе дәвам итте. Ахырда Рәсүлебез Мөхәммәт Пәйгамбәргә,багышланган Мәүлид кичәсенә багышлап мөнәҗәтләр,салаватлар әйтелде.

Соңгы вакытта үткәрелгән берничәсе халык күңеленә уелып калды. Мәсәлән октябрь аенда мөселманнарның ай календаре буенча яңа 1437 елның башына туры китереп оештырылган мөнәҗәт кичәсенә бик күп халык җыелган иде. "Мөнәҗәтләр - халкыбызның безгә калдырган рухи мирасы " - дигән чыгышы барчабызга да зур тәэсир калдырды, чөнки халкыбыз тарафыннан безнең буынга хәтле килеп җиткән халык-авыз иҗаты җимешләре бик күп насихәт,тарихыбызны күзаллау өчен мәгълүмат бирәләр,әдәплелеккә,сафлыкка чакыралар.Мөнәҗәтләр белән беррәттән бәетләр дә шушы ук рольне үтиләр.Алары кеше тормышында булган тетрәндергеч вакыйгаларга багышлана һәм сабырлыкка авыр вакытта Аллаһка сыенырга,таянырга өйрәтәләр.

Кичәдә хәзерге вакытта исламда бик актуаль булган җыр,шигырь,музыка, уен коралларында уйнауга караш ассызыклап әйтелде.Чыгышны тыңлаганнан соң һәркемнең күңелендә: " Мөнәҗәтләр бик тә кыска гомерләребездә бу фани дөньяның ваклыкларыннан югарырак күтәрелергә ярдәм итеп, күңелне сафландыралар, сабырлыкка,эчке ныклык бирәләр,алар Раббыбыз кушкан туры юлга өндиләр,"- дигән уй барлыкка килде.

Халкыбыз үзенең олуг мирасын, хәзинәсен тарихның тирән чоңгыллары аша түкми-чәчми безнең буынга китереп җиткергән.

Ирексездән Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның сүзләре искә төшә: " Мәгърүр болгар шәһәрләре, болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр... Әмма татар халкының кыйммәтле мирасын ( җырларын,шигырьләрен,мөнәҗәтләрен) туплар да ватмады, утлар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә... калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле. Әйе, яңгырый һәм яңгырасын да! Яңгырар да иншалла!".

Авылдашлар, һәрдаим мәчеткә игътибарлы булган җирле узидарә рәисе Мөхәммәтгәрәев Әлфискә, авыл өстендә көнгә биш тапкыр яңгыраган моңлы азан тавышы өчен һәм дә авыл халкы арасында алып барган дини тәрбия өчен имам хатиб Хәйдәр хәзрәт җитәкчелегендәге мәчет картларына рәхмәт хисе белән җир йөзендә тынычлык, муллык хөкем сөрсен иде дигән догада сөенешеп өйләренә таралдылар.

Материалны Саклаубаш авыл китапханәсе мөдире Мифтахова Раилә Рафаэль кызы туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев