САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Саклаубаш мәчетенең чирек гасырлык тарихы бар

Авылның "Рамазан" мәчетенә бүген авылдашлар, читтә яшәүчеләр җыелдылар. Авыл халкы күңеленә иман байлыгы, рухи ныклык өстәп торучы изге йорт сафка басуга 25 ел тулган.

Менә чирек гасыр инде аннан азан тавышлары ишетелә. Шул уңайдан уздырылган дини бәйрәмдә район мөхтәсибәте имам-хатыйбы Сәид хәзрәт Хаков, район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев катнаштылар. Авылның имамы Хәйдәр хәзрәт кыскача мәчетнең төзелү тарихы турында сөйләде, аны сафка бастыруда башлап йөргәннәргә, өлеше кергән һәркемгә, бәйрәмгә килгәннәргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Вәгазьләр әйтелде, Корьән сүрәләре укылды, мул табын артында да авылдашлар бер-берсенең шатлыгын уртаклаштылар.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев