Рәнҗемә һәм рәнҗетмә
Еш кына дөньяда яшәгәндә үзендә булган көч-куәтен, мал-мөлкәтен күреп, кеше Раббысына шөкер итәсе урында масая, үзен башкалардан өстен күрә башлый. Үз өстенлекләре белән үз эчендә куанып яшәсә бер хәл, ләкин ул өстенлекне башкалар да күрергә тиеш. Арадан танымаучылар булса, анысына көч белән танытырга туры килә. Менә шунда кешеләр арасында бер-береңне кимсетү, рәнҗетү, җәберләү кебек гаделсезлек күренешләре килеп чыга инде.
Мин-минлек белән авырган кеше үзе өчен тормыш кыйммәтләрен билгели торган үлчәүне үзе ясый. Пәйгамбәребез: «Ахырзаман алдыннан үлчәүләрнең асты-өскә килер», – диде. Ул үлчәүдә ак кара булып, явызлык изгелек, ялган хаклык булып та күренергә мөмкин. Мин-минлек белән агуланган кешенең башында бер кайгы – тормышның һәр мизгеленнән нәрсәнедер алу, эләктерү, эчендәге «мин»ен канәгатьләндерү. Әлбәттә, андый кеше үз кайгысыннан башка кайгыны күрми, аны үз мәнфәгатеннән башка кешенең мәнфәгате борчымый.
Мин-минлек белән авыручы кеше хаталанса да, хатасын танымый. Кылган явызлыгын мең изгелек чаршавы артына яшерә. Миненә ничек файдалы шулай эшли, шунысы дөрес дип яши.
ИЗГЕЛЕГЕҢ ҮЗЕҢӘ, ЯВЫЗЛЫГЫҢ ҮЗ БАШЫҢА…
Гади күз белән караганда, явызлык кылучының зыяны башкаларга тисә дә, тирәнрәк төшеп баксаң, ахыр чиктә ул явызлыкны кешенең үз-үзенә кайтуын күрергә була. «Һәркемнең изгелеге үзенә, явызлыгы үз башына кайта», – диелә Коръәндә. Шуңа күрә, башка берәүнең хакына керер алдыннан кеше үзенә: «Мин бу явызлыкны үземә, үз балаларыма кылыр идемме?» – дигән сорау куярга тиеш. Чөнки, галәм Хуҗасы куйган канун белән ул явызлыгы кешенең үзенә һәм аның якыннарына кайтачак. Бу иртә белән офыктан кояшның күтәрелүе кебек ачык һәм үзгәрүсез канун. Үзен кызганмаган, якыннарын кызганса иде.
Җәберләнгән, нахакка кимсетелгән күңелдә куркыныч бер хис туа – рәнҗеш. Әгәр йөрәктә кимсетүчегә карата нәфрәт хисләре туса, бу рәнҗеш дип атала. Әгәр хисләрен тыя алмыйча кеше рәнҗетүчегә яман теләк теләсә, аның өчен яман дога кылса, монысы тагын да куркыныч – каргыш дип атала. Рәнҗеш белән каргышның аермасы шунда.
Бер кеше икенче берәүне җәберләп, үз өстенә аның рәнҗешен алса, Аллаһының әмере белән ул рәнҗеш төшми калмый. Еш кына кеше тормышта бәлагә юлыга һәм: «Нишләп мине Аллаһ җәберли соң», – дип Раббысына тел-теш тидерә. Аллаһ берәүне дә җәберләми, кеше үз-үзенә золымлык кыла. Аллаһ Юныс сүрәсендә әйтә: «Аллаһ кешеләргә бер бөртек гаделсезлек тә кылмый, бәлки кешеләр үз үзләренә золымлык кылалар»(44).
Әгәр кемгәдер бәла-каза килсә, гаепне Аллаһыдан эзләргә яратабыз. Чүпне үз күзеңнән эзләү бик авыр. Бәлки кайчандыр, кайдадыр кулдан төшкән чүп үләне җиргә кереп калгандыр, менә хәзер ул килеп чыккандыр. Еш кына без үзебезнең кылган эшләребез, уйламый әйткән сүзләребез белән башкаларны рәнҗетергә мөмкинбез. Явызлык кылган явызлыгын тиз оныта, әмма Аллаһ онытмый.
РӘНҖЕТЕЛГӘННЕҢ ДОГАСЫННАН САКЛАН!
Пәйгамбәребез үзенең сәхабәләрен кая гына җибәрсә дә, аларга: «Кеше рәнҗетә күрмәгез», – дип нәсихәт кылды. Мөгаз ибн Җәбәлне Йәмәнгә озатканда ул аңа: «Рәнҗетелгән кешенең догасыннан саклан, чөнки аның догасы белән Аллаһ арасында пәрдә юк», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Тарих битләрендә үз башына кеше рәнҗешен алып, баш-аяк хәсрәткә чумган бәдбәхетләр аз түгел. Кайвакыт, үзебездә булган көч-куәт белән масаеп, тормышта терәге булмаганга көчсез дип, төкереп карыйбыз шул. Берәр кешене искә алсак, еш кына: «Аның артында кем тора?» – дигән сүзне кулланабыз. Рәнҗетелгән кешенең артында Аллаһ һәм Аның каһәре тора. Аллаһ аны Үзе яклый, рәнҗетүчесен Үзе таба, тиешлесен Үзе бирә.
Динебез кешеләргә бар төрле зыян салулардан да сакланырга чакырды һәм: «Мөселман шул, кемнең кулыннан һәм теленнән башкалар имин булдылар», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Кайберәүләр бөтен кешедән дошман күреп: «Мин барыгызга да рәнҗим, минем каргышым төшә!» – дип кычкырынырга, бөтенесен куркытырга яраталар. Кешене нахак каргышың белән дә рәнҗетергә мөмкин. Аллаһ сакласын андый каргыш үзеңә әйләнеп кайтачак. Шуңа күрә кемгәдер рәнҗер алдыннан җиде түгел, җитмеш мәртәбә уйларга кирәк. Бәкли син хәлнең чын хакын белеп бетермисеңдер, бәлки сиңа дөрес хәбәр ирешмәгәндер, бәлки, бәлки… Хикмәт ияләре: «Дустыңа җитмеш гозер тап, тапмасаң гаепне үзеңнән эзлә», – дигәннәр.
Әй, Раббым, безне кеше рәнҗетүдән, нахакка башкаларга рәнҗүдән сакла.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН.
ЧЫГАНАК:https://vk.com/allagachoker?w=wall-187376304_561
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев