САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Районнан җиде мөселман кардәш ТР "Ихлас" мөселман хатын-кызлары җәмгыятенә кунакка барды

Әле яңа гына башланган кебек иде изге Рамазан ае, инде тәмамланып та килә икән. Бу айда Сарманда авыз ачу мәҗлесләре үтеп тора: "Җәмигъ" мәчетендә - көн саен (анда 150-200 ләп кеше килә), "Тәүфыйкъ" мәчетендә - көн аралаш (70-80 ләп кеше йөри). Авылларыбызда да ифтарлар уздырыла. Аллаһының биргәненә шөкер. Бер кичтә...

Әле яңа гына башланган кебек иде изге Рамазан ае, инде тәмамланып та килә икән. Бу айда Сарманда авыз ачу мәҗлесләре үтеп тора: "Җәмигъ" мәчетендә - көн саен (анда 150-200 ләп кеше килә), "Тәүфыйкъ" мәчетендә - көн аралаш (70-80 ләп кеше йөри). Авылларыбызда да ифтарлар уздырыла. Аллаһының биргәненә шөкер.

Бер кичтә без - җиде мөселман кардәш Әлмәт шәһәрендәге Татарстан Республикасы "Ихлас" мөселман хатын-кызлары җәмгыятенә кунакка бардык. Анда да ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу зур бинада "Тәзкирә" мәчете, мәдрәсә, берничә бүлмәдән торган мөселман бәйрәмнәре үткәрү өчен зал, кафе, хәләл кибет, хәзрәтләрнең эш бүлмәләре, хатын-кызлар өчен фитнес бүлмәсе урнашкан. Авыз ачу ашына 100дән артык кеше килгән иде.

Мондый зур күләмле, җаннарыбызга пакьлек, якты иман нуры өстәүче күркәм мәҗлесне безнең районның Күтәмәле авылында туып-үскән Фәрит Ханнанов, аның хатыны Рәйхана апа үткәрделәр. Аллаһының ярдәме булсын һәм рәхмәте яусын аларга.

Аллаһы Тәгалә шулай озак еллар исәнлектә бергә күрешеп яшәргә насыйп итсен. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев