САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Районда Пасханы бәйрәм итәчәкләрме

Православие дине вәкилләре 19 апрель көнне Пасханы билгеләп үтәргә әзерләнәләр.

Ләкин Covid-19 нәтиҗәсендә  күп илләр дәүләт югарылыгында карантин игълан иттеләр, безнең илдә һәм республикада да чикләүләр кертелде. Шул рәвешле массакүләм чаралар кичектерелде. Ә 14 апрельдән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада чиркәү һәм мәчетләргә йөрми торырга киңәш ителә. Гомумән, Татарстанда, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, гражданнарның гыйбадәт кылу учреждениеләренә йөрүләре, мондый корылмалар урнашкан җир участокларына барулары, әлеге объектларда үткәрелә торган дини йолаларда һәм церемонияләрдә катна
шулары тәкъдим ителми. Бу чикләү катнашулары мәҗбүри булган дин әһелләренә  кагылмый. Без Җәлил поселогы приходы настоятеле Игорь атакайга мөрәҗәгать иттек һәм бәйрәмне ничегрәк үткәрәчәкләре белән кызыксындык. — Чиркәүдә  гыйбадәт кылыначак, ләкин чиркәү хезмәткәрләре катнашында гына. Гадәттә, элекке елларда православие динен тотучылар чиркәүдә гыйбадәттә катнашканнан соң, өйләренә кайталар, мул табыннар әзерләп, берберсенә кунакка йөрешәләр иде, - диде ул. Сүз уңаеннан, Игорь атакай шунысын да хәбәр итте: чикләүләр чорында чиркәүләрдә күмү йолалары да үткәрелми, ә инде вафат булган кешене соңгы юлга озату йоласында 20 дән артык кешенең катнашуы киңәш ителми.  Без шулай ук Җәлил поселогы чиркәвендә хезмәт иткән, бүгенге көндә Тукай районы приходларының берсендә дини хезмәтләрне үтәүче Александр атакай  белән дә элемтәгә кердек. — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, массакүләм чаралар, шул исәптән бәйрәм чаралары хәзергә үткәрелми. Әлбәттә, Пасха бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез, ул – православие динендәгеләрнең иң зур бәйрәмнәреннән берсе, ләкин чиркәүдә халык белән җыелып түгел. Аллаһ йортында гыйбадәт кылыначак, башка йолалар үтәләчәк. Биредә бүгенге вәзгыять шартларында чиркәүдә хезмәт итүче дин әһеле һәм чиркәү хезмәткәренең генә булуы хуплана, - диде ул.

Зөлфия Шәрипова язмасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев