САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Район мөхтәсибәтенең чираттагы җыены узды

.


Сарманның үзәк мәчетендә Сарман районы мөхтәсибәтенең чираттагы имам-хатыйблар җыены булып узды.
​Җыенны Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт алып барды. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгын бәйрәм итү җыенның көн тәртибендә төп сорауларның берсе булды.
​Җыенда Сарман муниципаль районы Башакарма комитеты урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова катнашты. Ул шушы бәйрәм кысаларында республикада һәм районда үткәреләчәк чаралар белән таныштырды, төп сорауларга аерым тукталып узды.
​Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Мәмдүх кызы Кәшипова имам-хатыйблардан бу зур дата уңаеннан район җирлегендә ислам дине тарихын барлау, Сарман ягында дини оешмалар, мәдрәсәләр, мәчетләр, дин әһелләре турында кызыклы мәгълүматлар, истәлекләр, тарихи кыйммәте булган материалларны табуда, туплауда катнашуларын, ярдәм күрсәтүләрен сорады.
​Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Госманов Радик Рафаэль улы янгын куркынычсызлыгы буенча төп таләпләр, саклану чаралары турында аңлатып китте. Шушы юнәлештә мәчетләрнең торышын тикшерү һәм саклану чаралары турында халыкка да җиткерү зарурлыгын ассызыклап үтте.
​Шулай ук елдагыча март аенда имам-хатыйблар өчен Шәфкать үзәгендә дәваланып, белем алу яллары оештырылачагы турында хәбәр ителде.

Реклама


ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X