САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Район мәчетләрендә Ураза гаете үтте

Ай дәвамында мөселман кардәшләребез бер-берсенә шәфкатьле булып, күбрәк игелекле эш-гамәлләр кылырга омтылды. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итте. Мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары узды. Сүз уңаеннан, район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков әйтүенчә, быел гына да "Тәүфик" мәчетендә...

Ай дәвамында мөселман кардәшләребез бер-берсенә шәфкатьле булып, күбрәк игелекле эш-гамәлләр кылырга омтылды. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итте. Мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары узды. Сүз уңаеннан, район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков әйтүенчә, быел гына да "Тәүфик" мәчетендә 20 ифтар ашы үткән. Җәмәгать белән бергә тәравих намазларына басулар, авыз ачулар, мул өстәл янында Аллаһы Тәгаләне, Мөхәммәд пәйгамбәребезне данлаулар мөселманнарны изге эшләргә берләштерде, тагын да дуслаштырды. Ни кызганыч, күңелләребезне сафландыручы, җаннарыбызны пакьләүче рамазан ае тәмамланды. 25 июнь көнне мөселман кардәшләребез Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчете, иртәдән үк коеп яңгыр явуга карамастан, халык белән шыгырым тулы иде. Ир-атлар - зур, хатын-кызлар кече залдан урын алды. Бәйрәмгә килүчеләрне мәкамлы Коръән аятьләре үзенә җәлеп итте. Аны шулай һәркем күңеленә үтеп керерлек итеп Казан шәһәрендәге Россия ислам институты каршында эшләп килүче Коръән ятлау үзәгендә белем алган, быелгы республика Коръән уку бәйгесе җиңүчесе Альберт Сәхәбетдинов укыды. Аннан район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын ирештерде, район мөхтәсибәте исеменнән Ураза бәйрәме белән котлады. Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты. "Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм. Аның нигезендә игелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Чөнки нинди диндә, кайсы милләттән булуыңа карамастан, бер-береңнең мәдәниятен, дини йолаларын хөрмәт итү - илебездә тынычлыкны, иминлекне гарантияли. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен гәүдәләндереп, Ураза бәйрәме игелек кылырга, башка дин вәкилләре белән дус яшәргә чакыра. Районыбызда төрле милләт кешеләренең үзара тату, бердәм яшәүләре - үзе бер горурлык. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белергә язсын. Башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәүче район мөселманнары алга таба да рухи-мәдәни яңарыш барышында, үзара аңлашуны ныгытуда актив роль уйнар дип ышанам. Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне тагын да ныгытсын, күңелләребезгә шатлык, изгелек иңдерсен, иман нуры өстәсен, тормышыгызга - ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен!" - диде ул. Сәид хәзрәт Хаков нәсихәтеннән соң гает намазы укылды, вәгазь тыңланды. Бәйрәм мул сыйлы табын янында дәвам итте.

Шундый ук бәйрәм тантанасы "Тәүфик" мәчетендә дә булды. Россия ислам институты каршында эшләп килүче Коръән ятлау үзәге шәкерте Ислам Мифтахов Коръән аятьләрен укыды. Ураза гаетенә килүчеләргә район башлыгының котлавын район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев ирештерде. "Тәүфик" мәчете имам -хатибы Илнур хәзрәт Cабуров котлавыннан соң, намаз укылды, вәгазьләр сөйләнде. Ахырда сый-нигъмәтле табын артында бәйрәм коймагы белән чәй эчтеләр.

Бәйрәм көндез "Җәмигъ" мәчетендә төрле ярышлар, бәйгеләр белән дәвам итте. Һәркем әти-әнисен, туганнарын, дусларын, гаиләсен изге көн белән котлады, бүләкләр биреште. Сарманлылар Ураза бәйрәмен әнә шулай бергәләп, күркәм итеп билгеләп үттеләр. Инде бәйрәм яктысы, җылысы һәр йортка иңсен, һәр гаиләгә иминлек китерсен!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев