Бүген район мәчетләрендә Корбан гаете үтте. Сарман авылының "Җәмигъ" мәчетендә узган бәйрәмдә җыелган халыкны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков үз исеменнән котлады һәм Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин котлавын җиткерде. Гает намазы укылды, Сәид хәзрәт вәгазь сөйләде. Соңыннан барысы да...
Бүген район мәчетләрендә Корбан гаете үтте. Сарман авылының "Җәмигъ" мәчетендә узган бәйрәмдә җыелган халыкны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков үз исеменнән котлады һәм Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин котлавын җиткерде. Гает намазы укылды, Сәид хәзрәт вәгазь сөйләде. Соңыннан барысы да бәйрәм коймагы белән чәй эчтеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз