САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Район авылларында Корбан гаетен билгеләп үттеләр

Кичә, 24 сентябрьдә, Корбан гаете район авылларында да билгеләп үтелде. Иске Кәшердә авыл советы территориясендә Корбан бәйрәме үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов һәм авылның күренекле шәхесе Зиннәтулла Хәсәнов корбан чалдырдылар. Итнең бер өлеше урын өстендә ятучыларга таратылды. Урамда ике казанда пылау һәм ит белән бәрәңге шулпасы пешерелде. Бәйрәм дәвамында...

Кичә, 24 сентябрьдә, Корбан гаете район авылларында да билгеләп үтелде.

Иске Кәшердә авыл советы территориясендә Корбан бәйрәме үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов һәм авылның күренекле шәхесе Зиннәтулла Хәсәнов корбан чалдырдылар. Итнең бер өлеше урын өстендә ятучыларга таратылды. Урамда ике казанда пылау һәм ит белән бәрәңге шулпасы пешерелде. Бәйрәм дәвамында самавыр кайнап торды, коймак пеште. Корбан итеннән авыз итәргә авыл халкы, кунаклар килеп тордылар.

Төп фото - Иске Кәшер авылында үткән Корбан гаетеннән

Бу көнне Саклаубаш авыл җирлегендә Корбан гаете бәйрәм ителде. Бар авылларда да картлар тәкъбир әйтеп килделәр. Җирлек башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев, ветераннар советы рәисе Гөмәр Мортазин, авыллардагы мәчетләрнең имам-хатиблары Хәйдәр Шәрәфиев, Марс Заһидуллин, Фәйзрахман Абдуллин, җыелып, кунакларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Шулай ук җирлек башлыгы җыелган халыкка террорга каршы көрәш турында аңлату эшләре алып барды. Намазлар укып, догалар кылып, авылдашлар, кунаклар мәчетләрдә әзерләнгән бәйрәм коймагы белән чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев