САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Полиция Кыш Бабае бүләк таратты

Яңа ел бәйрәме уңаеннан районда "Полиция Кыш бабае" дигән акция үткәрелде. Аның максаты балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күзәтчесезлекне, көнкүреш җинаятьчелеген кисәтү, социаль яктан имин булмаган, аз керемле гаиләләрне ачыклау, аларда тәрбияләнүче балаларга социаль ярдәм күрсәтү иде. Акция өч этапта үткәрелде. Иң элек муниципаль берәмлекләр, мәгариф, сәламәтлек саклау,...

Яңа ел бәйрәме уңаеннан районда "Полиция Кыш бабае" дигән акция үткәрелде. Аның максаты балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күзәтчесезлекне, көнкүреш җинаятьчелеген кисәтү, социаль яктан имин булмаган, аз керемле гаиләләрне ачыклау, аларда тәрбияләнүче балаларга
социаль ярдәм күрсәтү иде.
Акция өч этапта үткәрелде. Иң элек муниципаль берәмлекләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләре аша авыр, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар, шул исәптән район эчке эшләр бүлегендә учетта торучы яшүсмерләр ачыкланды. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторлары 21 гаиләдә булдылар, әти-әниләр, балигъ булмаган хокук бозучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен, бүлекнең "Чулпан" хатын-кызлар ассоциациясе хезмәткәрләре Яңа ел бүләкләре, уенчыклар, кием-салым, канцелярия товарлары һәм башка әйберләр алырга акча җыйдылар. Бу чараны үткәрүдә участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторлары, шәхси состав белән эшләү бүлекчәсе, штаб, комендант төркеме, вакытлыча тоткарлау изоляторы, дежурлык бүлеге, дознание, ЮХИДИ, Җәлил полиция бүлекчәсе актив катнаштылар. Шулай ук балалар уенчыклары, кием-салым, канцелярия товарлары җыю оештырылды. Полиция Кыш Бабае һәм Кар Кызы барлыгы 24 гаиләдә булдылар, аларда тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләкләре, бүлек хезмәткәрләре ярдәме белән җыелган әйберләрне тараттылар, 48 баланы шатландырдылар. Ә Ленага иң кыйммәтле бүләк - кәрәзле телефон тапшырдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X