Җомга өй җыештырырга ярыймы
Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.
— Төрле ышанулар белән бәйле сораулар күп килә. Иң кызыгы — намаз укырга, ураза тотарга кирәклеген белмибез, аның каравы, җомга эшләргә ярамый, дип шикләнәбез. Җомганы олылау, бу көнгә игътибар бирү сөендерә анысы. Җомга вакытында, ягъни сәгать 12 дә өйлә намазына дәшеп азан яңгыраганда, әлбәттә, бар эшне ташлап, намаз уку, ирләргә мәчеткә бару хәерле. Вәгазь, намаз белән бергә бу якынча 30 минут вакытны ала. Әнә шул ярты сәгатьтән соң бөтен эшне дәвам итәргә була. Гадәттә, бәйрәм алдыннан өйне җыештыру гадәте бар. Монда да җомгага кадәр бөтенесен пөхтәләп куйсаң, тагын да яхшы. Җомганы бәйрәм итеп уздырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев